Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сигез елдан симез булырмы?

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2025 елга кадәр авыл хуҗалыгының яңа үсеш программасы төзелгән. Әлеге документ Россия Хөкүмәте раславына тәкъдим ителгән. Яңа программа ниге­зен­дә, хуҗалыклар алдагы сигез ел эчендә ил халкы­ның азык-төлеккә булган их­тыяҗын тулысынча канә­гать­ләндерү буенча хәлит­кеч адымнар ясар, дип фаразлана.

Аерым алганда, бу вакыт аралыгында илдә сөт җитештерү 1 миллион 300 мең тоннага артып, аның гомуми күләме 32 миллион 400 мең тоннага җитәргә тиеш. Ит һәм ит продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продукция җи­тештерү артачак. Ми­нистр­лык вәкилләре ә­й­түен­чә, моның өчен бер­дән­бер шарт – авылга яр­дәм итүгә юнәлдерелгән барлык дәү­ләт программалары сакланып калырга тиеш.


Иң элек, программада ассызыкланган төп юнә­леш­ләрнең берсе – сөт җи­тештерүгә тукталып узыйк. Яңарак кына Мәскәүдә уз­ган аграр киңәшмәдә Россия Хөкүмәте җитәкчесе урын­басары Аркадий Двор­кович алдагы елларда сөт җитештерүне 40 миллион тоннага җиткерү кирәк­легенә басым ясады. Бүген кибет киштәләрендә үзе­бездә җитештерелгән югары сыйфатлы сөт һәм сөт продукцияләре халык их­тыяҗыннан 25 процентка калыша, ди А.Дворкович.


Кибет киштәләренә күз салсак, моның чыннан да шулай икәнлегенә шик тә уяна. Анда сөтнең ниндие генә юк. Майлысы да, майсызы да бар. Кесәңә карап, күңелең теләгәнен сатып алырга була. Тик, әлеге дә баягы, бәяләре генә азын­ганнан-азына. Югыйсә бәя күтәрү өчен әллә ни зур сәбәп тә юк бит. Бигрәк тә, кабул итү бәяләре 8 – 10 сумга арзанайган вакытта. Кибет киштәләрен­дәге сөт кыйммәтләнә барган саен, сатып алучылар­ның саны артмавын да яхшы беләләр булыр. Мондый хәлдән кулланучылар сәла­мәт­легенә, аеруча өлкән яшьтәгеләргә зур зыян салынуы турында әйтеп тә торасы юк.


Медицина нормалары буенча бер кеше елына ур­тача 325 килограмм сөт кулланырга тиеш. Әмма узган ел бу күрсәткеч 236 килограммга калган.  
Россия сөт җитеште­рү­челәр берлеге җитәкчесе Людмила Маницкая фике­ренчә, тик­шерү органнары тарафыннан эшкәртү һәм сәүдә сис­темасындагы мондый баш­баштаклыкка киртә куелмаса, хуҗалыкларда сыер асраучылар саны ки­ләчәктә арту түгел, кимергә мөмкин. Мондый аяныч хәл үзен инде сиздерә дә башлады. Инвестор һәм крестьян-фер­мер хуҗалык­ла­рында гы­на түгел, мо­ңарчы гел үсеш күрсәткән шәхси хуҗа­лык­ларда да савым сыер­лары­ның баш саны кими.


Бу араларда дәүләт тарафынан бирелә торган ярдәм сыер асраучыларның кәе­фен күпмедер күләмдә кү­тәреп тә җибәргән иде. Әмма сөткә бәя булмаса, хәл кат­лау­ланачак. Күпләп мал асраучы күптәнге танышым сүзлә­ре белән әйт­кән­дә, шәхси хуҗалыкта бер килограмм сөт җитештерү чыгымы 25 сумга җиткәндә, аны 12 сумга сату өчен шыр тиле булу кирәк. Мондый шартларда хуҗалыкта нинди үсеш турында сүз алып барып булсын? Аеруча ягулык бәясе – 40 сумга, 1 киловатт электро­энергиягә тү­ләү 8 сумга җит­кәндә. Ә бит хәтта эре сә­нәгать предприя­тие­ләре дә электр энергиясен авыл җитеште­рүчесенә караганда 2-3 тапкыр арзангарак ала.


Дөньяның күп илләрен нефть, газ һәм башка казылма байлыклар белән тәэмин итеп торган бер вакытта авылда болай да шактый авыр шартларда азык-тө­лек җитештерүчене  талаудан кайчан да булса бер туктарга кирәктер бит инде. Бездән нефть сатып алган илләр, шул исәптән Америка, Англия, Германия фермерлары ягулык-майлау материалларын ике тапкыр арзанрак бәядән алганда, үза­ра көндәшлек турында сүз алып бару да кыен.  
Авыл хуҗалыгында тот­рыклы үсеш булсын өчен, ниләр эшләргә? Иң беренче чиратта, җитештерелгән продукциягә дәүләт тарафыннан гадел бәя булуын тәэмин итү кирәк. Авыл җитештерүчесе програм­маларның төрлесен күрде. Кәгазьдә бер, гамәлдә икенче вәзгыять алып барылганда, авыл хуҗалыгында  2025 елга кадәр исәпләнгән яңа үсеш программасының фай­да­сы әллә ни булмас кебек.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев