Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Шикле предметка тап булганда нишләргә?

Уяу булыйк!

Шикле предметлар табылганда эш итү тәртибе:

- табылган предметка кагылу, ачу, күчерү яки башка төрле гамәлләр кылу катгый тыела;

- мобиль телефоннарны һәм башка радиоэлемтә чараларын мондый предмет янында кулланырга киңәш ителми;

- шикле предметның табылуы турында кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Җәмәгать транспорты:

Әгәр Сез җәмәгать транспортында онытылган яки хуҗасыз әйбер тапсагыз:

1. янәшәдәге кешеләрдән сораштырыгыз. Аның кемнеке һәм аны кем калдырганын ачыкларга тырышыгыз.

2. әгәр хуҗасы ачыкланмаган икән, кичекмәстән табыш турында машина йөртүчегә хәбәр итегез.

Йортның подъезды:

Әгәр сез үз йортыгызның подъездында билгесез әйбер тапсагыз:

1. күршеләрдән сорагыз, бәлки ул аларныкыдыр. Әгәр хуҗасы билгеләнмәгән икән-кичекмәстән полициягә хәбәр итегез;

Учреждение

Әгәр сез учреждениедә билгесез предмет тапсагыз:

1. администрациягә яки сакчыларга табыш турында кичекмәстән хәбәр итегез;

2. ачыклау вакытын һәм урынын теркәгез;

3. кешеләр шикле предметтан һәм куркыныч зонадан мөмкин кадәр ераграк китсеннәр өчен чаралар күрегез;

4. хокук саклау органнары вәкилләре килгәнне көтегез, шикле предметның кайда урнашканын, аны табу вакытын һәм шартларын күрсәтегез;

5. паникага бирелмәгез. Шартлау куркынычы турында булган хәл турында белергә кирәк булган кешеләргә генә хәбәр итегез.

Шуны да истә тотарга кирәк: предметның тышкы күренеше аның хәзерге билгеләнешен яшерергә мөмкин. Шартлаткыч җайланма, башка куркыныч предметлар булуга түбәндәге билгеләр күрсәтергә мөмкин:

Шартлаткыч җайланма билгеләре:

1. пакетта чыбыклар, зур булмаган антенналар, изоленталар, шпагат, баулар, скотчлар яки пакеттан чыгып торучылар булу;

- Табылган шикле әйберләр (пакетлар, сумкалар һ.б.) тавышы.

Бу Сәгать текелдәве, чиртү һ. б. булырга мөмкин.

- Табылган шикле предметта туклану элементлары (батареялар)булу;

 Тимер чыбык, бау, шпагат, җеп сузгычлар;

 Предметны гадәти булмаган урнаштыру;

- Әлеге урынга хас булмаган предметның булуы;

- Бу урынга хас булмаган үзенчәлекле ис.

Шартлаткыч җайланмалар өчен камуфляж сыйфатында гади сумкалар, пакетлар, төргәкләр, тартмалар, уенчыклар һ. б. кулланыла.

Шикле предмет табылганда, кичекмәстән түбәндәге телефоннарның берсе буенча хәбәр итегез:

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге- 102, 02, 8(84362)2-32-02;

Федераль куркынычсызлык хезмәте бүлеге буенча кизү торучы - (843) 231-45-45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев