СИН БАР
Син бар…
Шатлыкка күмелгәндә дә
Мин гел сиңа йөгерәм.
Моң-зарларга уралсам да,
Син бар - шуңа сөенәм.
Җан җылымны бүлешергә
Синең булуың кирәк.
Яратуын аңлатырга
Сиңа ашкына йөрәк.
Еракка китсәм- сагынып
Елар өчен кешем бар.
Сагынсам да, саргаймаслык
Яратуым - көчем бар.
Син - минем күңел кояшым,
Тормышымның яме дә.
Өмет-хыялым сүнгәндә
Яшәвемнең тәме дә.
Сабыр канатым сынганда
Синнән бары көч алам.
Җиргә төшмим, югарыга,
Еракларга очалам.
Фәридә Вилданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев