Синоптиклар кар, җепшек кар һәм бозлы яңгыр көтелүе турында кисәтә
Яңалыклар

Синоптиклар кар, җепшек кар һәм бозлы яңгыр көтелүе турында кисәтә

Күз күреме 500 метрга һәм аннан да азрак булып, урыны белән буран күзәтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 3 декабрьдә, көндез, республика территориясендә актив фронталь агым нәтиҗәсендә кар, җепшек кар, урыны белән бозлы яңгыр көтелә.

Күз күреме 500 метрга һәм аннан да азрак булып булып, урыны белән буран күзәтелә. Көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә, юлларда бозлавык хасил булу ихтималы зур, ди синоптиклар. Бүген көндез максималь һава температурасы -3..+2 градус булачак.

Иртәгә, 4 декабрьдә, җепшек кар һәм яңгыр, урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчле җил фаразлана.

Юлларда бозлавык, аерым районнарда кар көртләре көтелә.

Фото:http://old.sntat.ru

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев