Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 апрельдә сиренаны ишетү белән, паникага бирелергә, кая да булса йөгерергә, качу урыны эзләргә кирәк түгел

Кичә Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацияле идея" конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы һәм халыкка ашыгыч хәбәр итү республика системасына тикшерү үткәрү мәсьәләләренә багышланган брифинг үткәрелде. Брифингта хәбәр ителгәнчә, 9 апрельдә 10 сәгатьтән 12гә кадәр республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә халыкның игътибарын тарту өчен ашыгыч...

Кичә Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацияле идея" конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы һәм халыкка ашыгыч хәбәр итү республика системасына тикшерү үткәрү мәсьәләләренә багышланган брифинг үткәрелде.
Брифингта хәбәр ителгәнчә, 9 апрельдә 10 сәгатьтән 12гә кадәр республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә халыкның игътибарын тарту өчен ашыгыч хәбәр итү системаларының эшләү нәтиҗәлегенә тикшерүләр үткәреләчәк. Бу вакытта республика районнары торак пунктларында булган барлык электросиреналар эшләтеләчәк. Хәбәр итү өчен барлык урам электросиреналары, тавыш көчәйткеч җайланмалар, терминаль комплекслары файдаланылачак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов сүзләренчә, сиренаны ишетү белән, паникага бирелергә, кая да булса йөгерергә, качу урыны эзләп чабарга кирәк түгел. "Сиренаның сигналы фәкать халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен генә хезмәт итә, аны ишетү белән, радио һәм телевизорны кабызып, игъланны тыңларга һәм анда кушылганны эшләргә кирәк була", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев