Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлекләрен кайгырталар

Саба бассейнында оешма-предприятиеләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар (пенсионерлар) арасында йөзү ярышы үткәрелде. Катнашучыларның байтагы атнага ике тапкыр бассейнга һәм тренажерга йөрүчеләр иде. Биредә безне якты йөз белән каршы алалар, озаталар. Өлкәннәргә кайвакыт бер җылы сүз дә җитә, шуңа куанып яшибез. Лаеклы ялга чыгып, эштән киткәч, үзеңне ялгыз хис итмисең,...

Саба бассейнында оешма-предприятиеләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар (пенсионерлар) арасында йөзү ярышы үткәрелде. Катнашучыларның байтагы атнага ике тапкыр бассейнга һәм тренажерга йөрүчеләр иде. Биредә безне якты йөз белән каршы алалар, озаталар. Өлкәннәргә кайвакыт бер җылы сүз дә җитә, шуңа куанып яшибез. Лаеклы ялга чыгып, эштән киткәч, үзеңне ялгыз хис итмисең, кешеләр белән аралашасың. Бассейнга йөргәндә Лесхоз бистәсенннән килүче ирле-хатынлы Вәлиевлар белән таныштым. Рафаэль Вәлиевның хөрмәткә лаек кеше икәнлеген шунда гына белдем. Ул очучы булган, чит илләргә очкан, шуңа күрә инглиз, немец, француз телләрен белә. Шундый тыйнак кеше, әкрен, ягымлы елмаеп кына сөйләшә, барлыгы да беленми. Сәламәтлекләрен дә ирле-хатынлы бергәләп кайгырталар. Шунысы куанычлы, районда моның өчен мөмкинлекләр зур хәзер. Бассейнга йөрүче өлкәннәр дә биредә тудырылган шартларга бик канәгать

Фәния Шәмсетдинова,

Саба ветераннар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев