Аннан соңгы өч елда да язын 1 квадрат метрга 20 гр мочевина кертү җитә. Җимеш бирә башлагач, ел саен 1 квадрат метр түгәрәккә ел саен 10 кило тирес яки черемә, 25 гр мочевина, 60 гр гади яки икеләтелгән суперфосфат, 20 гр хлорлы калий, 200 гр көл кертегез. Слива җимеше өлгергән чакта органик ашламаларны 15-20 килога кадәр арттырырга, ә минераль ашламаларны шул нормада сибәргә кирәк. Җимеш бирә башлаган слива куагына мочевинаны язын, фосфорлы һәм калийлы ашламаны көзен кертәләр. Туендырганнан соң куакның төбен 15-20 см тирәнлектә казыйлар.
Слива азот, калий, магнийга аеруча мохтаҗ. Азот җитмәгәндә агач начар чәчәк ата, яфраклары аксыл-яшел төскә керә һәм коела, җимешләре вак була. Бу вакытта яфракларны 0,4-0,5 %лы мочевина яки 0,2 %лы аммиак селитрасы белән эшкәртәләр. Тимер җитмәгәндә агачның очындагы яфраклар саргая. Азот күп булса, агач буйга үсә, җимешләр вакытында өлгерми һәм үсемлек кышын салкыннан зыян күрә. Слива аксыл шәмәхә төстә, балсыз була. Калий җитмәгәндә исә, яфраклар кызыл төскә керә һәм куырылып килә. Фосфор җитмәгәндә агач әкрен үсә, яфраклар соры төскә керә һәм тиз коела, җимеш вак һәм кортлы була.
БАКЧА ҖИЛӘГЕН ТУЕНДЫРУ ӨЧЕН
1 стакан көлгә 1-2 литр кайнар су салып, суытырга. Шуңа 2 гр марганцовка, 2 гр бор кислотасы, 1 аш кашыгы йод өстәп, яфраклар чыланганчы сибәргә. Бу макро һәм микроэлементларга бай ашлама да, корткычларга каршы чара да булып тора.
БОРЫЧКА КЕМ ЯХШЫ ДУС?
Иң яхшы трио: кукуруз, борчак, кабак. Кукуруз борчакка терәк була, борчак туфракны азотка баета. Кабак чүп үләннәренә каршы көрәшә.
Суган кишер чебененә, кишер суган чебененә дошман.
Базилик помидор авыруларына каршы тора, колорадо кортын куркыта. Янәшәсендә базилик үскән помидор аеруча тәмле була.
Фасоль, баллы борыч, баклажан. Фасоль баклажанны колорадо корты һөҗүменнән саклый. Баклажан борычны тизрәк кызарта. Фасоль бу ике яшелчәнең иммунитетын ныгыта.
Чулпан ШАКИРОВА
Нет комментариев