Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы 3 айда Татарстанда хәбәрсез югалганнар турында 791 мөрәҗәгать кабул ителгән

Агымдагы елның 3 аенда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләренә хәбәрсез югалганнар турында 791 гариза кабул ителгән. 732 кешенең кайдалыгы 10 көн эчендә ачыкланган. Бу хакта бүген ТР буенча ЭЭМда уздырылган матбугат конференциясендә әлеге министрлыкның җинаятчеләрне эзләү идарәсе эчке эшләр органнарының кешеләрне эзләү буенча эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы урынбасары, полиция...

Агымдагы елның 3 аенда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләренә хәбәрсез югалганнар турында 791 гариза кабул ителгән. 732 кешенең кайдалыгы 10 көн эчендә ачыкланган. Бу хакта бүген ТР буенча ЭЭМда уздырылган матбугат конференциясендә әлеге министрлыкның җинаятчеләрне эзләү идарәсе эчке эшләр органнарының кешеләрне эзләү буенча эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Альберт Йосыпов хәбәр итте.

"Статистика мәгълүматларына караганда, хәбәрсез югалучылар турында тәүлегенә 5-6 мөрәҗәгать килеп ирешә. Әлбәттә, бу әлеге кешеләрнең барысы да кинәт юкка чыккан дигән сүз түгел. Кагыйдә буларак, аларның бер өлеше, теге яки бу сәбәпләр аркасында, туганнары белән аралашырга теләми", - дип сөйләде подполковник.

Югалучылар арасында балигъ булмаганнар да бар. Татарстанда 2015 елның 31 мартына 18 яше тулмаган 21 кеше эзләүдә булган. Алар арасында кече яшьтәге 7 бала да бар.

Альберт Йосыпов сүзләренчә, хәбәрсез югалучыларны, бигрәк тә балаларны, эзләп табуда ТР буенча ЭЭМна волонтерлык оешмалары зур ярдәм күрсәтә. Бүген республикада мондый 5 оешма исәпләнә. Алар арасында Казандагы "Лиза Алерт" үзирекле эзтабарлык-коткару отрядының төбәк бүлеге дә бар. Отрядның барлыкка килү тарихына килгәндә, ул моннан 5 ел элек Мәскәүдә, 4 яшьлек Лиза Фомкинаның Мәскәү яны урманнарының берсендә фаҗигале төстә үлеменнән соң, булдырылган. Оешманың төбәк бүлекләре Россиянең 48 субъектында бар. Татарстанда отряд 2012 елның сентябреннән бирле эшләп килә. "Лиза Алерт"ның Татарстандагы төбәк бүлеге координаторы Айгүзәл Хәйриева сүзләренә караганда, эзләү эшләре башкалада гына түгел, бөтен Татарстан буенча, хәтта күрше республикаларда да алып барыла. Былтыр отрядка хәбәрсез югалганнар турында 92 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Шуларның 75 проценты исән-имин килеш табылган. Югалучыларның 7 процентының кайдалыгы ачыкланмаган, калганнары исә үле килеш табылган.

Координар шунысына да игътибар юнәлтте: югалучыларны эзләү полиция белән берлектә башкарыла. Шуңа күрә эзләүчеләр, отрядка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнче, хәбәрсез югалучы турында полициягә гариза язарга тиеш, диде ул. Айгүзәл Хәйриева соңгы вакытта хәтерен югалткан өлкән яшьтәге кешеләрнең хәбәрсез югалуы турында аеруча еш мөрәҗәгать итүләрен ассызыклады.

Республикада хәбәрсез югалучыларны эзләү белән шөгыльләнә торган тагын бер оешмаларның берсе - Чаллыдагы "Василиса" волонтерлык хәрәкәте. Ул 2013 елның февралендә югалып, фаҗигале төстә гомере өзелгән икенче сыйныф укучысы Василиса Галицина истәлегенә оештырылган. Хәзерге вакытта оешмада 40 кеше исәпләнә. "Эзләүләрнең масштабына һәм хәбәрсез югалучының яшенә карап, бу сан бермә-бер арта. Мәсәлән, хәбәрсез югалган баланы эзләү игълан ителүнең беренче сәгатьләрендә үк 200ләп кеше ярдәм итәргә әзер булуын белдерә", - дип сөйләде "Василиса" волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Вера Русина. Аның сүзләренә караганда, 2 ел эчендә оешма хәбәрсез югалган 150ләп кешене эзләп тапкан. Социаль челтәрләрдә хәрәкәтнең төркемнәре тәүлек буена эшли. Биредә Республика буенча гына түгел, Россиянең башка төбәкләре буенча да югалучылар һәм табылучылар турында мәгълүмат даими рәвештә яңартылып тора. Оешма шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшли.

Вера Русина шунысына да игътибар юнәлтте: еш кына хәбәрсез югалганнарның якыннары гаммәви мәгълүмат чараларына, шул исәптән интернет-ММЧга, мөстәкыйль рәвештә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә һәм үзенең телефон номерын күрсәтә. Мошенниклар, үз чиратында, моннан файдаланып, бу номерга шалтырата һәм эзләнүче кешенең туганныннан акча күчерүен сорый. Соңгылары, күп очракта, аларның ялган ятьмәсенә эләгә. Мондый хәлне булдырмас өчен, шәхси телефон номерын түгел, ә полиция телефонын күрсәтү зарур, дип кисәтте чыгыш ясаучы.

Бу оешмалардан тыш, хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү эшчәнлегендә Казанның "Югалган балаларны эзләү" оешмасы, Түбән Каманың "След" эзтабарлык-коткару отряды, Алабуганың "Надежда" үзирекле эзтабарлык отряды актив катнаша.

"Татар-информ",

Ләйсән Исхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев