Социаль түләүләр артты
1 февральдән социаль түләүләр (ЕДВ) өч процентка арта. Бу 4637 сабалыга кагыла. Айлык акчалата түләү белән беррәттән ЕДВ составына керүче социаль хезмәтләр дә индексацияләнә. Болар – бушлай дару алу, санаторкурорт дәвалануы, дәвалану урынына транспортта бушлай бару һәм кайту.
1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасы 1155,06 сум тәшкил итә. Шуның 889,66 сумы – дарулар алу өчен, 137,63 сумы – санаторкурорт дәвалануына, 127,77 сумы – дәвалану урынына транспортта бару һәм кайту өчен. Үзгәрешләр социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланучыларның артуына йогынты ясасын иде. Бу хакта безгә РФ Пенсия фондының районара идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев