Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәрдә, Шекше, Явлаштау "кызлар капкыны"на эләкте

Шекше мәдәният йортында эшләп килүче "Нур" театр коллективы үзешчәннәре бу көннәрдә сәхнә тота.

Алар тарафыннан тамашачыларга Данил Салиховның "Кызлар капкыны" дип исемләнгән ике пәрдәле комедиясе күрсәтелә.

Бүгенге тормышта урын алган көлкеле дә, гыйбрәтле дә күренешләргә нигезләнгән бу спектакль зал тулы тамашачыны әсир итә, уйландырып, сәхнәдә барган вакыйгаларга үз бәясен бирергә этәргеч ясый.

Комедиянең персонажлары да, аларның әйтелгән сүзләре, ым-хәрәкәтләре дә авторның тирәнгә яшерелгән фикерен ачып салучы төп факторлар. Катлаулы сатирик образларны сәхнәдә уйнап тамашачыларга җиткерә белү исә, актерлык таланты һәм осталыгына нигезләнә.

"Кызлар капкыны" спектаклендә Шекше һәм Алан-Елга авылларында яшәүче үзешчәннәр катнаша.

Алсу Гарипова- укытучы, Рәкыйп Шәрипов һәм Фәнис Ибраһимов- "Алтын Саба-М" җәмгыяте хезмәткәрләре. Әлфирә Таҗиева, Илнур Һидиятов һәм лаеклы ялдагы Фирдәүсә Нәзирова, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Хисмәтова һәм Рәмзия Яруллина да рольләрне башкаручылар арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев