Сөт сугышы: тупка мылтык белән каршы торып буламы?
Күпме сөйләсәң дә, сөт куермый. Россельхознадзорның 2017 ел йомгакларына багышланган коллегиясе утырышында илнең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев йодрыкларын азык-төлек фальсификаты җитештерүчеләр ягына таба болгады. ”Фальсификатка, соры схемаларга, реэкспортка, безгә йөзәр мең тонна белән кертелгән сыр продуктларына каршы көрәш беренче урында торырга тиеш. Бу – безнең сугышның фронты, без монда соңгы патронга каршы сугышырга бурычлы. Безнең артта – Мәскәү, безнең артта – ил, безнең артта – крестьяннар, фермерлар”, – дип хисләнде ул.
Федераль хөкүмәт чиновникларының мылтыкны без ”Ватаным Татарстан”да әллә кайчаннан бирле күрсәтеп килгән якка таба борулары сөендерә, билгеле. Тик менә бу сугышның нәтиҗәләре ничек булыр икән? Сугышу гына җитми, җиңәргә дә кирәк бит әле. Фронтның теге ягында окопларда һәм траншеяларда азык-төлек базарында фальсификат сатып симергән бизнес-генераллар һәм маршаллар ята. Алар инде әллә кайчаннан бирле канун әвәләүче һәм башкарма органнарда, таможняда һәм финанс өлкәләрендә үз лоббиларын урнаштырып, алар кулына эре калибрлы пулеметлар, авыр туплар тоттырып куйдылар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре кулында исә кысыр патроннар белән корылган мылтыклар гына булырга охшаган.
Рәсми оешмалар ил базарында фальсификат 20 процент тирәсе дип белдергәндә, бәйсез тикшерүчеләр аның күләме 60 процентка кадәр җитүен әйтә. Соңгы вакытларда гына ”Росконтроль” дигән коммерцияле булмаган оешма Россия кибетләрендә сатыла торган 30 бренд сырга тикшерү үткәрде. Тикшерү өчен үрнәкләр тугыз сәүдә челтәреннән: ”Магнит”, ”Пятерочка”, Billa, ”Дикси”, ”Ашан”, ”Карусель”, Globus, ”Лента” һәм ”Виктория” кибетләреннән алынды, диделәр. 18 җитештерүченең сыры тулысынча фальсификат дип табылды. Җитештерүчеләр маркировкада ГОСТ буенча ясалган сыр дип күрсәтүгә карамастан, тикшерүчеләр күпме генә тырышып эзләмәсен, алардан сөт эзе таба алмаган. Барысы да пальма һәм кокос маеннан әвәләнгән.
Белгечләр гидрогенезация ысулы белән сыек майдан сырга әйләндерелгән бу продуктлар сәламәтлек өчен гаять куркыныч, йөрәк авырулары һәм инсультлар хәвефен нык көчәйтәләр дип чаң сугуга карамастан, алдар һәм алыпсатар бизнес халыкны талаудан туктамый. Илгә тиңе булмаган икътисадый зыян салынып кына калмый, халыкның сәламәтлеге дә начарая. Гомуми бәяләр күтәрелүе фонында сөтнең сатып алу бәяләре кискен төшә, ул үзкыйммәттән дә түбәнәеп бара. Илнең төрле өлкәләреннән Мәскәүгә ачыргыланулы хатлар явуга карамастан, ”нефть ләгънәте”, чиновниклар башбаштаклыгы һәм җинаятьчел бизнес талаулары нәтиҗәсендә авыл ябыга, үзенең күңелсез финишына таба атлап бара.
Ткачев әфәнденең чыгышы ихлас булса, без инде мылтыклардан залп бирелгәнен: фальсификатны кибетләрдән алып чүплеккә ташыганнарын, аның өстендә трактор тәгәрмәчләре әйләнгәнен, намуссыз сатучыларның тикшерү изоляторларына ябылуын, закон чыгаручыларның ашыгыч рәвештә азык-төлек базарын яклый торган кискен кануннар кабул ителүен, антимонополь оешмаларның сөт бизнесы арадашчыларына күтәрә алмаслык штрафлар салуын, табигый сөтнең иң түбән сатып алу бәясе 30 сумнан да ким була алмый дигән катгый норма кертелүен, ә пальма маена гадәттән тыш югары пошлина салынуын күзәтер идек. Әлегә пневматик мылтыктан ”пышт” итеп аткан тавыш та яңгырамады һәм яңгырарга охшамаган да.
Бары тик дәүләт башлыгының табигать саклау, экология һәм транспорт буенча махсус вәкиле Сергей Иванов кына Дәүләт Думасында сәламәт туклану мәсьәләләренә багышланган ”түгәрәк өстәл”дә тынычландыргыч чыгышын яңгыратты. ”Бездәге челтәр кибетләрендә күптән инде сөт сатылмый, моны аңларга кирәк”, – диде ул. Иванов әфәнде әйтүенчә, чын табигый сөтне бары тик авылда сыер асраучыларда гына табып була.
Чын сөтнең өстендә, берникадәр торуга, бармак калынлыгы булып май җыела. Мондый сөтне кибетләргә сатуга чыгарып булмый чөнки. Сәламәт яшим дисәң, менә шул табигый сөтне файдаланырга кирәк тә инде. Без яшь чакта Казан кибетләрендә өстендә май җыелмаса да, сыекландырылган, ләкин ачый торган табигый сөт сатыла иде. Туклыклылык ягыннан авыл сөтеннән берникадәр калышса да, ул сөтне курыкмый эчәргә мөмкин иде.
Бу урында, билгеле, шәһәр кешесенең талымсызлыгы, үз сәламәтлегенә төкереп каравын искә алмый булмый. Әгәр табигый сөткә ихтыяҗ булса, бизнес инде аны әллә кайчан абзарлардан шәһәр фатирларының ишек төбенә китереп бирүне оештырган булыр иде. Санэпидемстанциянең аяк чалуларына сөтнең лабораториядә тикшерелгән һәм зыянсыз булуы турында белешмә белән җавап бирергә мөмкин бит. Сөтне антибиотикка тикшертү, мәсәлән, биш минутлык эш. Гомумән, ни өчен сөт өчен сугышта без ак халатлылар потенциалын файдаланмыйбыз әле. Кибетләрдә сатылган сөтнең куркыныч булуы турында иң беренче булып Сәламәтлек саклау министрлыгы чаң сугарга тиеш бит.
Фото: https://pixabay.com | Imoflow
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев