Үстерүе авыр, саклавы кыенрак
Татарстан 1 миллион 500 мең тонна бәрәңге җитештереп, Россиядә икенче урынга чыкты. Әмма, шайтан башка, җен башка дигәндәй, үстерү бер, аны ел дәвамында сакларга да кирәк бит әле. Сер түгел, бәрәңгене күпләп җитештерүче хуҗалыклар бу яктан һич мактана алмый.
Быел байтак танышларымның кышкы саклауга куйган бәрәңгесе череде. Шуңадыр кайберәүләр бакчасында бәрәңге үстерүдән баш тарта. Шәхси хуҗалыкларда гына түгел, бәрәңгене күпләп җитештерүчеләрдә дә аның мәйданы кимегәннән-кими.
- Хикмәт саклый белмәүдә генә дә түгел, - ди Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева.
- Бәрәңге күпләп җитештерүче "Сервис-Агро", Кукмара районының Вахитов һәм "Урал", Биектау районының "Бөреле", "Дәүләтов" исемендәге крестьян-фермер һәм башка кайбер хуҗалыкларында бәрәңгене кыш дәвамында саклау өчен бөтен шартлар тудырылган. Нинди температура кирәк - компьютер көйли. Тик андыйларда да бәрәңгенең шактыен чүп базына чыгарып ташларга туры килгән. Моның сере ахыр чиктә бәрәңгенең сортына барып тоташа бугай.
Үзеңнеке үз булмаса...
Югыйсә бәрәңгенең безнең шартларга кулай сортларын эзләп ерак барасы да түгел. Фәния Фәйзрахман кызы әйтүенчә, Татарстан фәнни-тикшеренү институты галимнәре безнең шартларга яраклаштырылган дистәдән артык сорт тәкъдим итә. Күршенеке - күркә кебек дигәндәй, күпләп җитештерүчеләр төрле сәбәпләр белән башлыча чит илдән кайтартылган сортлар кулланырга тырыша. Уңышы да күбрәк, сыйфаты да яхшы. Тик һава шартлары әледән-әле алышынып торган җирлектә андый сортлар үзен акламаган еллар да булгалый.
Быел уңыш ничек булыр?
Бу мәсьәлә бакчасында бәрәңге үстерүче 320 меңгә якын шәхси һәм 6 меңнән артык фермер хуҗалыкларын гына түгел, күпләп бәрәңге җитештерүчеләргә дә тынгылык бирми. Хәтерегездәдер, узган ел җәй башы коры килсә дә, 25 июльдән башлап кара көзгә кадәр яңгыр койды. Нәтиҗәдә бәрәңгенең бер өлешен җыеп алып өлгерә алмау бер хәл, саклауга куелган кадәресендә дым муллыгы аның черүенә сәбәп булды.
Татарстан галимнәре тарафыннан тәкъдим ителгән сортлар корылыкка чыдам гына түгел, дымга да бирешми икән. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Фәйзрахман кызы белми әйтмидер: туфракта дым күп булганда, безнең галимнәр уйлап тапкан сортларда өстәмә сулау күзәнәкләре барлыкка килә. Кабыгы да чит ил бәрәңгесе кебек ныгудан туктамый. Саклауга куелган бәрәңге черүгә генә түгел, төрле авыруларга да әллә ни бирешми.
Быелгы һава шартлары әлегә бәрәңге үссен өчен бик кулай. Узган елның көзендә туфракта туң катламы зур булмады. Кар сулары тулысынча диярлек җиргә сеңде. Май аендагы яңгырлар да үсемлекләргә ярдәмгә килде. Тик май аеның икенче яртысында башланган эссе һава туфрактагы дымны көннән-көн күбрәк үзенә йота. Галимнәр әйтүенчә, тагын атна-ун көн шулай дәвам иткәндә, бәрәңгегә генә түгел, башка үсемлекләргә дә кыенга туры килүе бар.
Дөрес, республиканың Арча, Балтач һәм башка кайбер төбәкләрендә яңгырлар бүген дә явып узгалый. Синоптиклар да киләсе атнада яңгырлар ешаер дигән фаразлар әйтә.
Итекченең итеге кайда?
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты ел саен безнең шартларга кулай югары җитештерүчән Удача, Жуковский, Невский, Кортин, Регги һәм башка сортлар тәкъдим итә.
Фәния Җамалиева әйтүенчә, һәркайсының үз өстенлекләре бар. Кайсы ярмалы, кайсы иртә өлгерүчән. Күңелең теләгәнен сайлап ал гына. Тик безнең галимнәр тәкъдим итә торган бу сортлар белән күбрәк үзебезнең җитештерүче түгел, күрше-тирә төбәкләр кызыксына.
Бу кадәресен бәрәңге игү буенча Татарстанда тирә-якта бердәнбер фәнни үзәк эшләп килүе белән дә аңлатырга буладыр. Әмма шул ук төбәкләр шул ук бәрәңгене безгә китереп сата бит. Безнең җитештерүче алардан кайсы ягы белән ким? Узган еллардагы кебек, мондый хәл быел да кабатланмас дип әйтүе кыен. Кем әйтмешли, итекченең - итеге, читекченең читеге юк.
Инде хәбәр итүебезчә, озакламый (30 июньнән 2 июльгә кадәр) Лаеш районының Олы Кабан авылы янында урнашкан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырында "Идел буенда Халыкара кыр көне" күргәзмәсе узуы да очраклы хәл түгел. Узган елдагы кебек үк быел да иң күп кешене үзенә тартканы "Бәрәңге мәйданы" күргәзмәсе булыр, шәт. Галимнәребезнең Россия төбәкләрен генә түгел, чит ил җитештерүчеләрен дә үзенә җәлеп иткән сортлар белән биредә якыннан танышырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев