Сөткә кытлык башланмагае
"Союзмолоко" (илнең сөт җитештерүчеләре союзы) фаразлавынча, быел Русиядә сөт җитештерү нык кимеп, 29 миллион тонна чамасы гына калырга мөмкин. Рубльнең һаман арзанаюы сөтнең үзкыйммәтен көннән-көн арттыра, ә аны җитештерүчеләрдән сатып алу бәясе шул килеш кала бирә. 2014 елда илдә барлыгы 30,8 миллион тонна сөт җитештерелсә, былтыр бу күрсәткеч 30,4 миллионга...
"Союзмолоко" (илнең сөт җитештерүчеләре союзы) фаразлавынча, быел Русиядә сөт җитештерү нык кимеп, 29 миллион тонна чамасы гына калырга мөмкин. Рубльнең һаман арзанаюы сөтнең үзкыйммәтен көннән-көн арттыра, ә аны җитештерүчеләрдән сатып алу бәясе шул килеш кала бирә. 2014 елда илдә барлыгы 30,8 миллион тонна сөт җитештерелсә, былтыр бу күрсәткеч 30,4 миллионга гына калган, быел исә тагын да түбән төшәргә мөмкин икән. Әлеге дә баягы санкцияләр, ягъни кайбер дәүләтләрдән сөт кер- түне тыю уңай нәтиҗәләр бирмәгән - сөт базарында бушаган урынны безнең агрофирмалар, фермерлар, шәхси хуҗалыклар тутыра алмаган. РФ авыл хуҗалыгы министры А.Ткачев белдергәнчә, сөт белән үзебезне-үзебез тулысынча тәэмин итәрлек хәлгә килгәнче 7-8 еллап тир түгәргә туры киләчәк икән. "Әмма министрның бу өметләре дә барып чыкмаска мөмкин, - ди сөт базары эксперты М.Петрова. - Ник дигәндә, бүген сөт тармагына инвестицияләр кертүче юк, сыерлар саны кимегәннән-кими. Әллә никадәр проблема җыелды, ә дәүләтнең ярдәм итү буенча анык программасы юк. Хәлне җайлауны, беренче чиратта, сөт тармагын һәм шуңа кагылышлы үсемлекчелекне үстерүдән, авыл хуҗалыгы җайланмалары җитештерү буенча озак вакытка исәпләнгән бердәм программа булдырудан башлау мәслихәт. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә кредит ставкаларын киметергә, тармакка инвестицияләр җәлеп итәрлек механизмнар булдырырга кирәк".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев