Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сум каруселен әйләндергәндә

2014 елның декабрендәге коточкыч валюта паникасын һәм базарлар түнтәрелешен хәтерлисезме? Санаулы сәгатьләр эчендә ул чакта безнең кесәләрдәге урыс сумы ике тапкырдан да артыграк очсызланды да куйды, базар бәяләре түшәмнәрне ватып чыга башлады.

“Ватаным Татарстан“ хә­бәрчесе ул чакта гасабилану башланырга бер ай чамасы тирәсе алдан кесәсендәге бар акчасын долларга алыштырган иде, шуңа күрә валю­таларның “шайтан туе“ уйнавына артык исе китмәде. Дол­лар­ның түшәмгә менеп аяк салындырып утыруын ул чакта “кара алтын“га бәяләр төшү белән аңлаттылар. Сум­ның түбәнгә очуында нефть очсызла­нуы­ның роле чынлыкта бик аз иде. Илдәге валюта резервлары әле берни­чә “кара алтын“ өянәген үткә­реп җибәрерлек күләмдә иде. Урыс акчасын югары хакимият тирәсендә тупланган һәм бюджет тагарагыннан сосынырга яраткан олигархлар һәм Үзәк банк оештырган валюта һәм сум каруселе түн­тәрде. Ул карусель бүген дә әйләнә. Пенсия фон­ды­ның ярык тагарак янында калуы, урта һәм кече бизнес­ның бөлүе, салым прессының безнең бөерләр­не һәм бавырларны изүе-төюенең ни­гезендә дә асылда шул карусель әйләнеше ята.


2014 ел бөлгенлеген ка­питалның күпләп офшорларга качуы оештырды. Тик Рос­сиядән качкан доллар һәм евро офшордагы банк хисапларында тик кенә ятмыйлар, алар кире Россия­гә үк әй­ләнеп кайталар иде. Аръякка чыгып киткәндә шома гына чыгып китсәләр, кире кайтканда алар тезләре­нә һәм билләренә “процент капиталы“ дигән авыр герләр асып кайталар: акчага сусаган россияле бизнес чит ил банкларыннан зур процентлар бе­лән әҗәт җыя иде. Мәсь­әлә­нең кызык ягы шунда: валютаны чит илгә шудырган олигархлар үзләре үк шул акчаны зур процентлар түләү шарты белән әҗәткә кайтарып та алдылар. Алар әҗәткә алып кына калмадылар, Россия хөкүмәте, ул әҗәтләрне түләүнең  гаранты буларак килешүләр төзегән­дә, аларны имзалады, ягъни бизнес әҗәтен кайтарып би­рә алмаса, дәүләт түләргә тиеш була иде. Нефть һәм газ миллиардлары, корыч һәм алюмин акчасы җиңел генә илдән качты да, эреләнеп, бүксәлә­рен киереп, илгә кредит рәвешендә кире кайтты. Шулай итеп чүпрә кебек кабарган “кара алтын“ бәя­сеннән яуган валюта яңгы­рында коенучы “Роснефть”, мәсәлән, чит илдән иң күп кредит алучы компа­ния­ләр­нең берсенә әверел­де. Табигый моно­полияләр барысы да, бер яктан, акчаларын кая куярга белмиләр, икенче яктан, зур суммада процентлы кредитлар алалар иде. Алар туплаган әҗәт күләме илнең алтын-валюта запасларын да узып китте. Чит илдән алынган үзебезнең үк акчаны “чит ил инвес­ти­цияләре“ дигән матур исем белән атадылар. Инвес­ти­ция­ме-юкмы, аръяктан алган акчаны арттырып кире кайтарып бирергә туры киләчәк иде. Ул арада Россия хаки­мияте бик сәер адымнар ясады: Кырымны яулау һәм Донбасс конфликты оештырылды. Болар өчен бихисап акча түгү белән бергә җи­ңелчә шелтәләү рәве­шендә санкцияләр дә игълан ителде, нефтькә бәяләрне тө­шер­деләр, “Роснефть”кә исә әҗәтләрен түләргә кирәк иде.

 

Чимал бәяләре төшүне сылтау итеп, башында әрсез һәм бар ишекләрне дә тибеп ача торган мәгълүм персонаж торган компания дәүләттән ярдәм сорады. Үзәк банк йөзендә чыгыш ясаучы дәүләт декабрьнең мәгълүм вакыйгалары алдыннан “Рос­нефть”­кә булышты: йөзләрчә миллиард сум акча басып, компания җитәк­челәренең кулына тоттырды. Тегеләре исә, әҗәт тү­либез дигән булып, бу миллиардларны долларга алыштырдылар, алар валюта запасына кул тыгып чумырып алуга, сорау­ның кискен артуын сәбәп итеп, долларны түшәмгә чөйделәр. Халык ике тапкыр фәкыйрьләнде, олигархлар ике тапкыр баедылар. Илнең валюта резервлары исә ул чакта доллар курсын тотып торырлык иде, әмма тотрыклылыкны сакласаң, олигархлар кесәсен җиңел генә калынайтып булмаячак иде. Үткән эшкә салават дип, бу турыда искә алып тормасаң да ярар иде, ихтимал. Әмма финанс каруселе әйләнүен дәвам иттерә. Ул пенсиянең тупланма өлешен күптән йотып бетерде инде, бензинга һәм башка товарларга бәяне күтәрү аша безнең кесәләрне дә чистарта, пенсия реформасы булып халык җилкә­сенә ята, яңа салымнар рәвешендә бавырга таш булып утыра. Сумның талгын очсызлануын кисәк сикерү белән алмаштырырга да вәгъ­дә итә. Карусель бу юлы бөлгән эре банкларга ярдәм рәвешендә әйләнә. Аларга салым түләүчеләрнең  акчасын шул­кадәр мул өләшәләр, хәтта ярдәм кирә­геннән артык та булып чыга. “Открытие“, Бинбанк, Промсвязьбанкларга Үзәк банк бүлеп биргән акча шулкадәр күп булып чыккан: 0,7 триллион сум арткан акчаны алар Үзәк банк депозитларына ярыйсы гына процентлар белән кайтарып алырга дип салып та куйганнар. Игътибар итегез: Үзәк банк­тан алган акчаны Үзәк банкка процент белән биргәннәр. Үзәк банк аларга акчаны 0,5 процент белән биргән, болар исә Үзәк банкка 6 процент белән салганнар.

 
Шуңа күрә без, бер дә курыкмыйча, икъ­тисадның  яңа түнтәрелешен, халык­ның яңа бөлгенлеген фаразлыйбыз. Илнең финанс сәхнәсендә ничә карусель әйләнеп, фәкыйрь халык түләгән салымнарның кайларда коелып калуын без бит хәтта белеп тә бетермибез. Ихтимал, Кремльдә һәм хөкүмәттәгеләр үзләре дә урланган акча­ның күпме икәнен белеп бетермиләрдер инде. Иң аянычы: триллионнар һәм миллиардлар Россия законнарына туры китереп урланалар, шуңа күрә беркемне дә хөкем итеп булмый.

 

Дөрес, урланган акча юкка чыкмый. Эре чиновникларның абруйлы урыннардагы кыйммәтле җир участокларына әйләнәләр, затлы виллалар үсеп чыга алардан, чит илләрдә урта гасыр замокларын сатып алуга тотылалар. Карусель булмаса һәм финанс куыклары кабарып тормаса, илдә кризис барганда, олигархлар эһ тә итмичә баеп ята алыр идеме? Шуңа күрә санкцияләр белән рәнҗетелгән үз олигархларыбызны салымнардан азат итеп яклыйк, тишек кесәләребездән аларга фәкыйрь тиеннәребезне ыргытыйк. Патриотлар булыйк, кыскасы.

Фото: https://pixabay.com | StockSnap

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев