Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

СВО гаиләләренә ярдәм, эшкә урнаштыру һәм тернәкләндерү: Татарстан Хезмәт министрлыгы 2025 елга йомгак ясады

Татарстан Иҗтимагый палатасында 2025 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының эш йомгаклары буенча иҗтимагый фикер алышулар узды.

Доклад белән ведомство башлыгы Эльмира Зарипова чыгыш ясады. Ул узган ел эшнең төп юнәлешләре махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, гражданнарны эшкә урнаштыру, социаль контрактлар системасын үстерү, хезмәт хакы дәрәҗәсен контрольдә тоту һәм инвалидларны реабилитацияләү булды, дип сөйләде.

Министр ассызыклаганча, СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм өстенлекле булып калган. Ел дәвамында ведомство социаль хезмәт күрсәтүдән алып тернәкләндерү хезмәтләренә кадәр ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашырды.

Мәшгульлек өлкәсендә Министрлык алдында өстенлекле тармаклар предприятиеләре вакансияләренә кандидатларның яртысыннан да ким булмаган өлешен сайлау бурычы тора иде.

Тагын бер максат социаль контрактларга кагылган: аларның 85% тан да ким булмаган өлеше гражданнарның мәшгульлеген оештыруга – эшкә урнаштыруга, үз эшен ачуга яисә шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә юнәлдерелергә тиеш булган.

Хезмәт хакларын контрольдә тоту шулай ук игътибарсыз калмады. Хезмәт министрлыгы Социаль партнерлык кысаларында республика икътисадының бюджеттан тыш секторы өчен билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләмен үтәүне тәэмин итте.

Ниһаять, инвалидларны реабилитацияләү: 2025 елда социаль тернәкләндерү һәм абилитация буенча хезмәтләр белән кимендә 9,3 мең инвалид баланы (планның 97% ы) һәм 8,3 мең өлкән инвалидны (95% ы) колачлаган. Бу саннар алдагы ел күрсәткечләреннән артып китте.

Фикер алышуларда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары, шул исәптән аның башлыгы Александр Терентьев, шулай ук министрлык һәм муниципалитетлар каршындагы Иҗтимагый советлар әгъзалары, экспертлар катнашты. Алар барысы да гражданнар катнашында халык алдында формалаштырылган бурычлар үтәлде дигән фикергә килделәр. (Новости Татарстана- Татарстан ДА)

фото ТАТАР ИНФОРМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев