Сыерыңны сатып түлә
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыклардан сөт кабул итү бәясе соңгы атнада 0,4 процентка төште. Эшкәртүче предприятиеләр майлылыгы база күрсәткеченнән түбән булмаган сөтнең килограммын бүген 18 сум 3 тиеннән кабул итә. Терлек-туарсыз каласы да килми Шул ук вакытта хуҗалыкларда сөт җитештерү күләме 3 процентка артып, узган тәүлектә 47,4...
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыклардан сөт кабул итү бәясе соңгы атнада 0,4 процентка төште. Эшкәртүче предприятиеләр майлылыгы база күрсәткеченнән түбән булмаган сөтнең килограммын бүген 18 сум 3 тиеннән кабул итә.
Терлек-туарсыз каласы да килми |
Шул ук вакытта хуҗалыкларда сөт җитештерү күләме 3 процентка артып, узган тәүлектә 47,4 мең тонна тәшкил итә. Дөрес, эшкәртелгән сөтнең дә бәясе берничә тиенгә арзанайган. Хәзер кибетләрдә 1 литр сөтнең уртача бәясе 45 сум 96 тиен.
Татарстанда да җәйге айларда сөт җитештерү күләме арта. Узган тәүлектә республика хуҗалыкларында 3599 тонна сөт җитештерелгән. Бу - Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты җитәкчесе Владимир Лабинов әйтүенчә, сөт җитештерү күләме арту - күпләп терлек асраучыларга дәүләт ярдәменең уңай нәтиҗәсе. Кызганыч, әмма урыннарда күпләп сыер асраучы хуҗалыклар, шул исәптән гаилә фермалары соңгы айларда, 1 килограмм сөтнең кабул итү бәяләре шулай калса, авылда сыер асрауның мәгънәсе калмый, дип саный.
"Сөт иле" сөттән ераклаша
Республика районнары арасында иң күп сөт - Балтач районы хуҗалыкларында. Гаҗәп, әмма факт: чагыштырмача зур булмаган Балтач төбәгендә бүген тәүлегенә 190 тонна сөт җитештерәләр! Бу үзе генә дә Чирмешән, Менделеевск кебек районнар белән чагыштырганда 10 тапкыр артык. Әйдәп баручы районнар арасында Мамадыш (152), Әтнә (134) һәм Саба (131) районнары бар.
Бер сыердан иң күп сөтне Әтнә районында савалар. Аларның күрсәткече - 19,9 килограмм. Икенче урында Кайбыч районы - һәр сыердан тәүлегенә 19,7 килограмм сөт җитештерә. Сабалылар исә 19 килограмм белән әлегә республикада өченче урында бара.
Шул ук вакытта уртача 10 - 12 килограмм белән канәгатьләнеп яшәүче районнар да бар. Андыйларга Яшел Үзән, Мөслим, Чирмешән, Әлмәт һәм башка кайбер районнар керә.
Инвестор хуҗалыклары арасында байтак вакытлар Мамадыш районы "Продпрограмма" хуҗалыгының алдынгылыкны башкаларга биргәне булмады. Хәер, аларны куып тотар өчен шактый көч куярга кирәк булачагын һәр хуҗалыкта яхшы аңлыйлар. Ни өчен дигәндә, әлеге хуҗалыкта бер сыердан тәүлегенә 27,3 килограмм сөт савалар. Тик ярыш ярыш булып кала. Бүген - син, иртәгә башка җиңә. Кем әйтмешли, ышануы кыен, әмма факт: "Кулон" агрофирмасы хуҗалыгында бүген һәр сыердан тәүлегенә уртача 28,3 килограмм сөт җитештерәләр. Бөтен хикмәт - терлекчелектә озак еллар дәвамында системалы эшләп, малларга бөтен технология таләпләрен үтәп, тиешле тәрбия бирүдә.
Мал-туарның баш санын һаман да киметә баручы элеккеге "Вамин", бүгенге "Сөт иле" хуҗалыклары мул сөттән һаман да ераклаша бара. Бүген алар хәтта узган елдагы күрсәткечләреннән дә 6,2 тоннага кимрәк сөт җитештерә. Бер сыердан алынган сөт күләме дә республика хуҗалыкларының уртача күрсәткеченнән шактыйга кимрәк - нибары 12,6 килограмм тәшкил итә. Үзләрен әле бездән түбәнрәк күрсәткечләр белән эшләүчеләр дә бар, дип юатсалар гына инде. Чыннан да, "Кукмара" агрофирмасында бүген һәр сыердан 10 килограмм сөт савалар. "Авангард", "Органик-групп" һәм башка кайбер инвестор хуҗалыкларында да сөт җитештерү күләме түбән.
Чарасызлык бәласе
Авыл хуҗалыгында эшләүче һәркем җәмгыятебез тарафыннан олы хөрмәткә лаектыр дип беләм. Табыннарыбыздагы муллык - алар хезмәте җимеше булганга гына да түгел. Ит, сөт, бәрәңге, башка төрле яшелчә, җиләк-җимеш - кыскасы, туклану өчен кирәк һәр төрле азык-төлек әгәр дә җитештерүчедән гаделрәк бәя белән алынса, авыл кешесенең тормыш-көнкүреше күпкә яхшырак булыр иде.
Әмма, алар барлык авырлыкны үз җилкәләренә алып, безнең яшәешебезне тәэмин итәргә булыша. Элек тә шулай, хәзер дә. Дөрес, хәзер инде партия заманнарындагы кебек амбардагы бар ашлыкны кырып-себереп бушлай төяп озату юк. Әмма бәяләр дә гадел дип әйтеп булмый. Арадашчылар исә хәлне тагын да катлауландыра.
Бүген мондый вәзгыятьтән кемнәр генә файдаланмый да, авыл җилкәсен кемнәр генә каезламый. Шул ук сөт кабул итү бәяләрен генә алыйк. Эшкәртүчеләр ничек тели, сөтне шул бәядән кабул итә. Әйтик, Әгерҗе районы "Нәүрүз" хуҗалыгы әле бу ай башында гына сөтне 19 сум 26 тиеннән саткан булса, бүген инде аңа нибары 17 сум 43 тиен түлиләр. Баулы районы "Берлек" хуҗалыгында да соңгы атнада сөт кабул итү бәясе 1 сумга кимегән. Чүпрәле районы "Чүпрәле" агрофирмасы, Мөслим районы "Бәхетле Агро", Тәтеш районы "Котлушкино" һәм башка хуҗалыкларда да сөтнең бәясе кими. Ә бит болары барлык шартларын туры китереп эшли торган, ягъни үз лабораторияләре, суыткыч җайланмалары һәм башка җиһазлары булган хуҗалыклар.
Ә фермерларга ни эшләргә? Аның мөмкинлекләре эре агрофирмаларныкыннан күпкә кайтышрак. Махсус транспорты, суыткычлары - кыскасы, ул-бу була калса, продукцияне яраксызга әйләндермәслек мөмкинлекләре дә юк. Дәүләт тарафыннан бирелгән вәгъдәләргә ышанып, шәхси хуҗалыгында күпләп терлек асрауга алынучылар, крестьян-фермер һәм гаилә фермалары бүген бик авыр хәлдә. Чыгымнар бермә-бер артып, сөт кабул итү бәяләре икеләтә кимеп барганда, алынган кредитларны түгел, көндәлек тормыш кирәк-яракларына да акча калмый. Банклар исә, бурычыңны көнендә түләмәсәң, катгый чара күрергә дә күп сорамый. Кукмара районы фермеры Илфат Гыйльметдиновның: "Бурычны беразга чигереп булмыймы?" - дигән үтенеченә: "Cыерыңны сатып түлә", - дигән җавап алган. Сыерны сату белән генә авылда бар проблемалар да хәл ителсә икән ул...
("Ватаным Татарстан", /№ 94, 01.07.2015/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев