Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар чаң суга: тавыш-тынсыз гына остеопороз эпидемиясе якынлаша

Табиблар, остеопороз эпидемиясе якынлаша, дип чаң суга.

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, остеопороз, инвалидлык һәм үлем сәбәбе буларак, йөрәк-кан тамырлары, яман шеш, шикәр диабеты авыруларыннан соң дүртенче урынны били.

50 яшьтән өлкәнрәк һәр өченче хатын-кыз һәм һәр бишенче ир-ат әлеге чирдән интегә. Россиядә минутына җиде кеше умыртка баганасын, һәр биш минут саен бер кеше бот сөяген сындыра. Табиб-невролог, Казан дәүләт медицина академиясенең неврология һәм мануаль терапия кафедрасы доценты Лидия Кадыйрова сүзләренчә, үзеңне әлеге авырудан саклау өчен яшьтән үк сәламәт тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, актив яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

- Остеопороз ул - сөяк массасының тыгызлыгы кимү. Шул рәвешле сөякнең ныклыгы югала. Ә ул нык булсын өчен, сөяк тукымасы гел яңарып торырга тиеш. Кеше олыгайган саен, сөяк тукымасы тизрәк таркала, яңару процессы исә бозыла. Авыр сумка күтәргәндә дә, йомшак кына егылганда да сөяк сынучанга әйләнә. Каты итеп төчкергәндә, йөткергәндә дә күзәтелергә мөмкин ул. Статистика буенча, 45 яшьтән өлкәнрәкләрнең сөяк сыну очракларының 70 проценты - остеопороз билгесе.

- Остеопорозның симптомнарын алдан ук сизеп буламы?
- Аның билгеләре озак вакыт күренми, беренче симптомы - әлеге дә баягы сөяк сыну. Арка авыртырга мөмкин, гәүдә озынлыгы кыскара, кайберәүләр бөкрәеп йөри башлый. Әлеге билгеләр күзәтелә башлауга, табибка барыгыз. Заманча медицина ысуллары кешедә бу авыруны ачыкларга ярдәм итә. Сөяк тукымасының ультратавыш диагностикасы, ягъни денситометрия ярдәмендә сөякләрнең тыгызлыгын тикшереп була.

- Әлеге авыруның күбрәк хатын-кызлар арасында күзәтелүе нәрсә белән аңлатыла?
- Ул аларның физиологияләре, гормональ үзгәрешләр белән бәйле. Менопауза башлангач, хатын-кызлар гормоны - эстроген бүленеп чыгу туктый. Эстроген сөяк тукымасы яңару һәм җимерелү арасындагы балансны көйләп тора. Хатын-кыз сөяге нечкәрәк тә, җиңелрәк тә була бит.

Остеопороз тагын ниниди факторлар аркасында барлыкка килергә мөмкин?
Нәселдәнлек тә роль уйный. Ябык кешеләргә дә уйланырга сәбәп бар. Аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, кальций җитмәү остеопорозга китерә. Аеруча соңгы факторга игътибар итәргә кирәк. Һәр көнне кеше организмына кимендә 1000 мг кальций керергә тиеш. 60 яшьтән соң - 1300 мг. Йөкле ханымнарга һәм яшь әниләргә - 1400гә кадәр.

Кальций сөяк тукымасының төп нигезен төзи. Организмдагы кальцийның 99 проценты нәкъ менә сөяктә туплана. Кальций сөт продуктларында, кунжут орлыгында, сырда, чикләвекләрдә, кузаклы культураларда, шпинат, брокколи, инжирда бар. Тәүлек нормасын үтәр өчен безгә көненә дүрт-биш стакан сөт эчәргә кирәк булыр иде. Бу мөмкин эш түгел. Шуның өчен көненә өч төрле сөт продукты кулланырга кушабыз. Әйтик, иртән сыр белән бутерброд, төшке ашта йогырт, кич белән кефир эчәсез. Болар барысы якынча 450 мг була. Түбәндәге продуктлардан барысы 1312 мг кальций җыела: бер стакан сөт (240 мг), дүрт инжир (506 мг), бер стакан йогырт (210мг), алты әстерхан чикләвеге (38 мг) һәм бер порция «Эдам» сыры (318 мг). Сөт продуктларын ашамаучылар да бар. Аларга даруханәләрдә сатылучы кальций һәм Д витаминыннан торган препаратлар алырга киңәш итәбез. Аларны ашаганда яки ашаганнан соң эчегез. Шунысын истән чыгармагыз: кальций үзләшсен өчен Д витамины кирәк. Яшь вакытта аны көненә 400 берәмлек, ә өлкән яшьтә 2000 берәмлек кулланырга тиешбез. Д витаминын исә без кояш нурларыннан алабыз. Моның өчен кояш астында көненә утыз минут торырга кирәк. Кояш нуры кулларга һәм биткә төшәрлек булсын. Өлкән кешеләр урамга сирәк чыга, җәен кояш астында йөрергә яратмыйлар. Моңардан чыгуның бердәнбер юлы - Д витамины булган продуктлар куллану. Ул балыкта, диңгез продуктларында, күкәй, бавырда бар. Яки даруханәләрдә сатыла торган Д витаминын кулланыгыз. Аны көненә икешәр тамчы эчәргә кирәк. Д витаминын эчү мәҗбүри, чөнки аннан башка кальций үзләштерелми. Кальций кирәк дип, әллә ничәшәр литр сөт эчәргә кирәкми, аның күләме тиешле нормадан артып китсә, шулай ук зарарлы. Гиповитаминозга караганда, гипервитаминоз күпкә куркынычрак.

- Кальций күкәй кабыгында да бар түгелме?
- Аны халык медицинасында кулланалар. Күкәй кабыгын төяләр дә аңа лимон кислотасы өстиләр. Табиблар бу рецептны кулланырга киңәш итми, чөнки бу катнашманың организмга ничек тәэсир иткәнен белеп булмый.

- Сөякләрне физик күнегүләр ярдәмендә дә ныгытып буладыр бит…
Йөгерү, җәяү йөрү, бию белән шөгыльләнүнең файдасы зур. Соңгы вакытта кеше аз хәрәкәтләнә башлады, кер юу машинасы, тузан суырткычлар эшләп тора, артык бөгеләсе, сыгыласы да юк. Балалар да киптерелгән бәрәңге ашый, кока-кола эчә. Аларның да зыяны юк түгел. Көннәр буе компьютер артында бер хәрәкәтсез утыралар. Чынлыкта, кеше һәр көнне биш-ун мең адым атларга тиеш. Вакыт белән исәпләгәндә, иртән - ярты сәгать, кич белән - ярты сәгать. Бу остеопорозны гына түгел, башка бик күп авыруларны да булдырмый калырга ярдәм итә.
Билгеле үләнче, биолог, фәннәр кандидаты Михаил Гордеевтан киңәшләр

Остеопороз барлыкка килүнең иң киң таралган сәбәбе - хатын-кызлар гормоны эстрогеннарның җитешмәве. Дәвалану үләннәренең бик күп чирләрдән дәваланырга ярдәм итүен барыбыз да белә. Алар арасында эстроген күләмен арттыра торган үләннәр дә бар. Әйтик, тукранбаш чәчәге, мәтрүшкә, колмак күркәсе - шундыйлардан.

Бер аш кашыгы тукранбаш өстенә бер стакан кайнар су салып (яки ике аш кашыгына 300 мл су), бер сәгать төнәтәбез (яисә (төнгә термоска салып калдырабыз), аннары сөзеп алып, көненә өч тапкыр ашарга 10-15 минут кала эчәбез.

Хатын-кызлар, шулай ук ирләргә кыяклы бөртеклеләрне бүрттереп ашарга киңәш ителә. Аларда җенси бизләрнең эшчәнлеген яхшырта торган Е витамины бар. Бала табу яшендә һәм иртә менопауза булганда - бүрттерелгән бодай, ә соң менопауза булганда, бүрттерелгән арпа ашагыз. Бөртеклеләр артык бүрткән булмасын, аз гына борын төрткәне әйбәт. Аларны көненә 3-5 аш кашыгы ашагыз.

Сөяк массасы тыгыз булсын өчен организмда сөяк тукымасының төзелеш материалы хезмәтен үтәгән минераль матдәләр җитеш булырга тиеш. Моның өчен табиблар рационга кальций һәм фосфорга бай ризыклар ашарга куша. Әмма кальций үзләшсен өчен, Д витамины кирәк. Организмда Д витамины запасын булдыру өчен кирказон дигән үлән төнәтмәсе ярдәмгә килә.
1 чәй кашыгы үләнгә бер стакан кайнар су (яки 2 кашыкка 300 мл су) салып, бер сәгать төнәтәбез. Сөзеп, көненә өч тапкыр ашарга 10-15 минут кала эчәбез.

Остеопороз турында сөйләгәндә, кремний запасы булырга тиешлеген дә истән чыгармыйк. Кремний сөякләрнең ныклыгын арттыра. Ул наратбашның бөтен төрләрендә (хвощ), каз үләне (спорыш), болын яраны, урман яраны, саз яранында бар. Элек буыннар сынганда халык табиблары яран төнәтмәсен эчәргә кушкан. Ул сөяк тукымасын тергезергә булыша.
Аны әзерләү өчен бер аш кашыгы яфрак белән чәчәкләре өстенә бер стакан су салып кайнатабыз. Бер сәгать төнәткәч, көн дәвамында эчәбез.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев