Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таксистларның үз көннәре

22 мартта бөтендөнья таксистлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен бил­геләп үтә. 1907 елда нәкъ менә шул көнне Лондонда махсус исәпләгечләр белән җиһазланган машиналар барлыкка килә.

Шуннан башлап шәхси шәһәр транспортын такси, ә машинада кешеләрне йөртү­челәрне таксистлар дип атый башлыйлар. Россиядә дә беренче таксистлар 1907 елда барлыкка килә. Әмма Октябрь инкыйлабыннан соң, илебездә таксомотор компанияләре туктап тора һәм 1925 елдан соң гына янә үз эшен башлый. Хәзерге көндә районда 5 такси хезмәте теркәлгән. Аларда 60ка якын таксист эшли. Байтак еллар хезмәт күрсәткәннәре, яңа­ оешып килгәннәре бар. Таксист - үзенчәлекле эш. Бу һөнәр романтикалы да, шул ук вакытта зур тәвәккәллек белән дә бәйле. Алар теләсә нинди һава шартларында район­ның теләсә кайсы­ ноктасына бару өчен юлга чыгып, кешеләргә файда китерә. Шунысы кызык, таксистларның кү­бесе үзләренең һөнәри бәйрәмнәре барлыгын бел­ми икән.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев