Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ТалантФест» фестивале талантлыларны барлый

Балалар иҗат үзәгендә быел икенче тапкыр узучы «Талант-Фест» фестиваль-конкурсы районыбызның талантлы балаларын янә берләштерде.

 

Төрле җанрларда һәм иҗат төрләрендә укучыларның музыкаль сәләтләрен ачу, ба­лаларның һәм яшьләрнең эстетик һәм сәнгати зәвыгын үстерү, укучыларны район чараларында катнашуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән бәйге 2 мартта башланып,  чыгышлар 9 номинация буенча билгеләнде. Вокаль-инструменталь ансамбль, тере тавышка җырлау, хореография, сәнгатьле уку, мода театры, остаз, декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгате  буенча чыгышлар җиде көнгә бүленеп бәяләнде. Балалар иҗат үзәгенең педагог-оештыручысы Гөлия Фәләхова әйтүенчә,  фестивальгә барлыгы 253 гариза кабул ителгән. Быел аеруча рәсем сәнгате белән кызыксынучылар артып, барлыгы 57 укучы үзенең иҗади хезмәтен тәкъдим иткән. Фестиваль сәнгатьле уку номинациясе белән башланып, кечкенәләр төркемендә Саба гимназиясе укучылары  Сафия Камолова һәм Алисә Маликова иң оста нәфис сүз сөйләүчеләр булып танылдылар. Зур осталык белән башкарылган, нык әзерлекле чыгышларны бәяләү җюрига да җиңелләрдән бирелмәде. Шуңа да еш кына һәр призлы урынны икешәр катнашучы бүлеште. Фестивальдә яңгыраган шигъри әсәрләр арасында зур урынны Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыре алып торды. Вокал-соло номинациясе кайбер яшь башкаручыларга тәүге тапкыр сәхнәгә беренче адым булса, шул ук вакытта районыбызда талантлы сәхнә ос­талары күп булуы куандырды. Мәсәлән, Югары Симет мәктәбе укучысы Инсаф Әх­мәдуллин районда гына түгел, республика, төбәкара конкурсларда алдынгы урыннар яу­лый. Быел ул иң югары бәягә – Гран-прига лаек булды. "Кечкенәдән җырларга яратам. 2020 елдан башлап Саба музыка мәктәбендә Гөл­наз Дәүлиева җитәкчелегендәге өстәмә белем бирү дәресләрендә шөгыльләнәм. Быел "Сан­дугач", "Йолдызлык" фестивальләрендә "Иде­­лем акчарлагы" җырын башкарып 2 урын алдым. Шулай ук  сәнгать мәктәбендә белем алу­чы Илүзәр Кашапов белән бергәлектәге "ИлСаф" дуэты белән 1 урын яуладык. Бүгенге зур җиңүем – Гран-при иясе булуыма мин бик шат", – дип тәэсирләре белән уртаклашты Инсаф.  Әлеге номинациянең зурлар төркемендә Инсафның абыйсы Әхмәдуллин Булат та катнашып, 1 урын яулады.  1-4 сыйныфлар ара­сын­да 1 урынны  Балалар иҗат үзәгеннән Зә­­лия Вафина (җитәкчесе Ф.Әүбакиров) һәм Олы Шыңар урта мәктәбеннән Ләйсән Хө­сәе­нова (җитәкчесе Ф.Садыйков) бү­леште. Ур­танчылар төркемендә җиңүче булып Саба гим­назиясеннән Лилия Закирова танылды (җи­тәкчесе Р.Абдуллина).

Фестивальнең билгеле бер көнендә уку­чы­ларның монлы җырлары күңелләрне иркәләсә, икенче көнне биючеләрнең җитез­ле­генә күзләр иярмәде, күз явын алырлык кул эшләре, мода театры, төрле уен ко­ралларының илаһи аһәңнәре җәлеп итте. Һәр­бер чыгыш югары әзерлекле, үзенчәлекле булуы, укучыларның югары башкару осталыгы белән истә калды.

Конкурсның «Остаз» номинациясендә уку­чыларга төрле юнәлештә белем биргән укы­тучылар үзләре сәхнә тотты.  Балалар иҗат үзәгенең бию сәнгате укытучылары Аль­мира Дәүләтшина һәм Гөлчәчәк Гаррапова башкаруындагы "Кырым татарлары" бию­е­нә тиңнәр табылмады. Икшермә кадет-мәк­тәбенең өс­тәмә белем бирү педагогы Альберт Биктемиров татар халык җырларына тезмә тәкъдим итеп, үзенчәлекле  тавышы, сәнгати осталыгы белән тамашачыларны сокландырды. "Остаз» номинациясе чыгышлары  өстәмә белем бирү мөгаллимнәренең үз эшләренең чын осталары икәнлеген тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев