Тары җире, киндер җире...
Хәзер өйдә компьютерың булып, интернетны ачып җибәрсәң, ниләргә генә юлыкмыйсың!
Яңалыкларны гына да бит, әнә, игътибарны җәлеп итәрлек итеп яза башлыйлар да, сине тагын да ныграк тартыр өчендер, иң кызык җирендә өзеп, арытаба сылтамалар чыгаралар. Ахырын беләсе килеп, аңа бассаң, син теләгән нәрсәне эзләп тапканчы, тагын әллә ничә тозак әзерләп куелган була. Үзеңне-үзең чамалап, төгәл бер максат белән генә утырмасаң, нидән башлаганыңны да онытып, төймә арты төймәгә баса-баса, арытаба керә торсаң, батканыңны үзең дә сизми каласың. «Менә моны гына карыйм да, менә тегене генә укыйм да, бусын гына ачам да», – дия-дия, сәгатьләр буе утырырга була компьютерга текәлеп. Чын-чынлап, пәрәвезгә эләккән чебен кебек тыпырчынасың – әле бер якка, әле икенче якка сузыла-сузыла, торган саен шул пәрәвезгә ныграк ураласың – аерыла да алмыйсың, вакыт узганны да сизмисең.
Коточкыч тизлек белән камилләшә барган техника безне, никадәр консерватор булсак та, үзенә бәйләп куярга сәләтле шул. Хәзер менә кулдагы телефоннар, смартфоннар күпләрне шул ук интернет белән шаштыра. Хәтта бу мәсьәләдә әллә ни кызыксыну күрсәтмәгән дилетант әбиләр-бабайларның да күбесе хәзер “WhatsApp”та утыралар. Кешеләр, бер-берләре белән очрашкач та, еш кына шул кушымта “складын” ачып, кемдә нинди сюжет бар, шуны күрсәтешергә керешәләр. Элек, кесә телефоннары яңа чыккан чакта: “Ерактагы якын кешеләр, туганнар, дуслар белән үзара җылы аралашуның бер төреннән – тәмләп-тәфсилләп хат язышу рәхәтеннән мәхрүм калдык”, – дип сукрана идек. Анысы әле башы гына булган икән. Хәзер телефоннан сөйләшеп, бер-беребезнең тавышын ишетүдән дә бизеп барабыз бугай инде – шул “ватсап” аркылы гына төрле сюжетлар “ыргытышабыз” да, хәбәрне ачып караганын күргәч, исән-имин икән дип, канәгать булып утырабыз. Университетта бергә укыган бер группадашым әйткәндәй, йә бармак, йә тел күрсәтәбез, яисә күз кысышабыз да, шуның белән вәссәлам!
Әлбәттә, заман техникасының уңай яклары да, тискәре яклары да күп инде аның. Алар турында күп язалар, күп сөйлиләр. Галимнәр, табиблар дәлилләреннән башка да, миңа калса, аның уңай яки тискәре ягы турында һәр кешенең шәхсән үз фикере дә бар. Һәм болар хакында шулай ук сәгатьләр буе бәхәсләшеп тә уртак фикергә килә алмый калу бик ихтимал. Баштан ук үзеңә ныклы таләп куеп, сөйләгән-күрсәткәннең барысын да ихлас дип аңлама, тәкъдим иткән бөтен нәрсәгә дә ышанма һәм кызыкма дигән принциптан чыгып, төрле шакшылардан, гайбәтле “битләр”дән ераграк торсаң, алай зыян салырга тиеш тә түгел кебек үзе... Замана чараларыннан файда табасыңмы, әллә зыянын күбрәк тоясыңмы – кешенең үзеннән тора. Мин үзем, тулаем алганда, интернет-элемтәнең файдалы шәй икәнен аңласам да, кешеләрне интернетта утырыгыз дип үгетли-үгетли, аны үтереп мактарлык дәрәҗәдә түгелмен. Шулай да соңгы вакытларда бизмәнемдә “плүс” һәм “минус”лар нисбәтендә, уңай якка саллы бер гер өстәлде кебек әле. Күптән түгел генә элекке комсоргыбыз Рушания Сафина шул “ватсап”та моннан 38 ел элек – 1980 елда КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнарның үз төркемен булдырган иде. Бергә укып чыкканнарның яртысыннан күбесе элемтәгә керде инде. И-и рәхәтлеге! Бер өстәл артында кара-каршы утырып сөйләшкән кебек! Хәзер менә телефонда интернеты, ватсапы булмаганнар күп кенә нәрсәдән мәхрүм икән бит дигән фикер ныгып килә башымда.
Пәри башка, җен башка дигәндәй, интернеттагы социаль челтәрләр белән ватсап икесе ике төрлерәк нәрсә булса да, элемтә чарасы, мәгълүмат чыганагы буларак, уртак яклары да бар. Ватсап инде кул астындагы, дөресрәге, һәрчак кесәдәге нәрсә буларак, ешрак кулланыла. Шул ук ватсаптагы ташкын булып агылган мәгълүматлар арасыннан матур-матур шигырьләр, догалар, сәламәтлеккә кагылышлы файдалы киңәшләрне генә игътибар белән карыйм, калганнарына бик исем китми. Әле менә шушы көннәрдә генә бер сюжет җибәргәннәр. Шунда тары ярмасын мактаганнар. Организмның картаю процессын әкренәйтә икән ул.
Мәгълүматның эчтәлеге хакында бер сүз дә әйтә алмыйм, анысы, белгечләр әйткәч, дөрестер инде, тик менә шул “тары ярмасы” диюгә, күңелдә берьюлы әллә ничә хатирә яңарды, әллә ничә төрле хисләр өермәсе кузгалып алды әле һәм... үземчә кызык кына бер чагыштыру да килде уема. Иң беренче булып, без яшьрәк чакта Хәнәфи Шәйдуллин башкаруында бик тә популярлашып алган “Тары җире, киндер җире” дигән халык җыры искә төште. Тиз ритмлы, дәртле булгангамы, кешеләргә бик ошый, хәтта сораулар буенча төзелгән концерт вакытында да радиодан еш яңгыраталар иде аны. Ә менә минем инәки (безнең Ютазы ягында “әни”не шулай дип тә йөртәләр) гомергә яратмады шул җырны. “Шул да булдымы җыр, “тары җире, киндер җире” дип такмаклап тору җыр буламыни? Ни ярмасы дан түгел, үрәдән башкага бармый, ни җыры”, – ди торган иде. Чыннан да, бала чактан ук ул “чеби ярмасы”ның бер дә авторитеты булмады шул, тарылы кабак бәлеше дә, боткасы да, өйрәсе дә затлы ризык чутында түгел иде. Арзанлы да, күп тә булгандыр инде, еш пешерәләр иде үзен. Хатын-кызлар очрашкач (кибеттәдер инде, ә мин инәкигә гел ияреп йөри торган идем) авылыбыздагы бер апаның, сүз иярә сүз чыгып, сөйләнгәне мин баланың хәтеренә сеңеп калган: “Кичә көндез кичтән калган тары үрәсен җылытып ашаган идек, аннары тары тәбикмәге пешереп куйдым. Кичкә тагын тары боткасы пешергәнмен икән. Минеке ашап та тормады”, – диде ире турында. Соңрак мәрхүмә кайнанамның да сөйләгәне булды – яшь чагында кайнатам бер дә сөймәгән икән шул тары ризыгын, хөкүмәт шул тары ярмасын нигә чыгара икән дия торган булган. Ә монда рәхәтләнеп шул ярманы мактыйлар, көчле “антидепрессант” диләр. Элекке кешеләр, нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, бернинди күңел төшенкелеге дигән чирне белмәгәннәр. Ни күрсәләр дә, шулай тиеш дип кабул иткәннәр, уфтансалар, кайгырсалар да, бүгенге замандагы кебек, үз-үзенә кул салыр дәрәҗәдә чарасызлык базына төшеп батмаганнар. Ә бәлки шул тары ризыгын күп ашаганга да нык рухлы, көр күңелле булганнардыр алар?
Интернет, ватсап киңлекләрен дә шул “тары җире, киндер җире”нә охшатуым үзем өчен дә көтелмәгәнрәк ачыш булды. Тары басуында һәр төп үсемлек башындагы чукта күпме бөртек булса, интернетта да шулкадәр чиксез мәгълүмат бит. Ә инде андагы мәгълүматларның баш әйләндерерлек, зиһен чуалтырлык тискәре йогынты ясый торганнары барлыгы да сер түгел – монысы хәзерге заманда яманаты таралган киндер җиредер инде димен. Бүген бит инде бездә, үсемлеге үзе бик файдалы, тәмле ризык чималы булса да, “киндер” сүзе шулай ук негатив төсмер алды... Чыннан да, тарыдан да, киндердән дә кемдер тәмле ризык әзерли, кемдер аннан агу ясый, нәкъ шуның кебек интернетын-ватсапын да кайсысын ничек һәм нинди максатта кулланасың бит. Файдага эшләтеп, тормышта алыштыргысыз ярдәмче дә итеп була, шулай ук язмышыңны чәлпәрәмә китерер дәрәҗәдә зыян салуы да бик ихтимал. Беренче чиратта башның урынында булуы һәм аны, иренмичә, эшләтү кирәк шул.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА. Бөгелмә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев