Ташлый торган эш түгел
Тагын бер айдан Бөек Җиңүнең 71нче елын каршылыйбыз. Бу уңайдан шактый күп эшләр башкарыла. Хәбәрсез югалганнар исемлеге гел яңартып торыла. Алар белән интернет-сайтларда да танышырга мөмкин. Әмма ачыкланмаган мәсьәләләр дә шактый күп әле. Гомумән, бу һәм башка эшләр турында безгә Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы музее директоры Михаил Черепанов...
- Узган ел Россиянең күп шәһәрләрендә һәм башкалабыз Казанда да "Үлемсез полк" дип аталган хәтер маршы узды. Бу чара быел да оештырыламы?
- Хикмәт бит Җиңү көнендә урам буйлап кемнеңдер рәсемен күтәреп йөрүдә генә түгел. Җиңү бәйрәме көннәрендә моңарчы бер хәбәре дә булмаган солдатның туганнары алар турында мәгълүматлы булырга да мөмкин. Казанның Җиңү паркында урнашкан мемориалга кереп, хәбәрсез югалган туганнарыгыз турында мәгълүмат табарга була. Моңарчы без үзебез өчен күп чыганаклар аша шактый документларны тикшердек, исемлекләр төзедек, чагыштырдык. Хәзер исә шуларны солдат гаиләләренә тарату бурычын куябыз.
Кайчак гаиләдә сугышта катнашканнарның фоторәсемнәре дә сакланмаган була. Ә алар бездә булырга мөмкин. Яки киресенчә. Әйтик, "Татарстан генераллары" китабын әзерләгәндә хәтта кайбер генералларның да фотолары табылмады. Бер караганда, "Хәтер маршы"нда бабасының рәсемен күтәреп алып бару да мөһим түгел бит. Аның исем-фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган булса, җитә. Фоторәсемнәре булса, әйбәт, әлбәттә. Инде юк икән, оныклары рәсемне үзләре ясарга да мөмкин. Бабаларын ничек хәтерлиләр яки ничек күз алдына китерәләр - шулай итеп. Бәлки, ул аларның төшенә кергәндер. Кайчак оныклары әсирлектә үлгән бабалары турында мәгълүмат алырга киләләр. Оныгы нәкъ бабасы төсле үк була. Хәтта паспорт күрсәтү дә кирәк түгел.
- Җиңү паркындагы мемориал үзәге эшчәнлеген аңлатып китсәгез иде. Урамнан кергән кеше анда үзенә кирәкле мәгълүматны таба аламы?
- Җиңү паркында мемориал үзәге ачылганга бер ел була. Анда сугышта катнашканнар, һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар буенча электрон база бар. Мемориалда бүген каравылчы гына утыра. Бинаны хосусыйлаштыру мәсьәләсе зур проблемага әйләнде, әлегә һаман хуҗасы юк. Мемориалдагы электрон мәгълүмат чыганакларыннан һәркем үзе файдалана алмый бит, анда килгән кешегә кемдер ярдәм итәргә тиеш. Без бу эшне төгәл белүче кешене билгеләр идек. Сөйләшү булды, анда өч эш урыны каралды. Әмма болар сүздә генә калды. Бу эшебездә акчалата ярдәм итүчеләр бар. Мәсәлән, эзтабар Дмитрий Кузнецов ярдәм кулы сузды. Без аның белән экспедициягә йөргән вакыттан ук таныш. Ләкин акча һәрвакыт кирәк. Бу - бүген башлап, иртәгә ташлый торган эш түгел.
Бәйрәмгә кадәр бер ай вакыт калып бара, җыелган, тупланган мәгълүматны биреп өлгерергә кирәк. Ярдәм сорап килгән кешегә шунда ук извещение биреп җибәрә алабыз, бу - документ дигән сүз. Әгәр кеше исән кайткан икән, аңа бирелгән бүләкләрне ачыклыйбыз. Бернәрсә дә тапмасак, кешеләрдә булган мәгълүматны өйрәнү өчен алып калабыз.
- Казанда 9 Майда үткәреләчәк "Хәтер маршы"ның маршруты тәгаенләнгәнме?
- Татарстаннан фронтка 700 мең кеше киткән, шуның 398 меңе кире әйләнеп кайта алмаган. Кайтмаганнарның 180 меңе хәбәрсез югалган дип санала. Мондый зур югалтуны искә алмыйча калу һич кенә дә мөмкин түгел. Һәркемнең фронтовик әтисен, бабасын искә алып, "Хәтер маршы"нда катнашасы килер. Бу кайдадыр зур чарага әйләнер, кайдадыр мәктәпләрдә генә үткәрелер. Хәтер яңарту дигән сүз дә бар бит әле. Балаларыбыз, оныкларыбыз бабайлар батырлыгын белеп үсәргә тиеш. Бу акциягә республиканың һәр районы кушылачак. Казанда ике маршрут карала. Берсе Ирек мәйданыннан башлап Арча кырындагы зиратка кадәр дәвам итәр дип көтелә. Икенчесе "Казан-Арена" стадионыннан Җиңү паркы мәйданына кадәр сузылачак. Бу чараны Җиңү парадының дәвамы итү теләге дә бар.
- Гадәттә без Җиңү көнендә генә шаулашып алабыз да тагын тынып калабыз кебек...
- "Хәтер маршы" буенча эш ел буе дәвам итә. Казан шәһәренең мәктәп балалары белән Нурлат, Кукмара, Балык Бистәсе, Югары Ослан районнарында булдык. Нурлатка - 200ләп извещение, Кукмарага 50не алып кайттык. 3 март көнне Лаешка дүрт "похоронка" алып бардык. Анда ачыкланган исемнәр тагы да күбрәк иде, әмма туганнарын табып булмады. Хәзер Түбән Кама, Теләчегә барырга җыенабыз. Әнә шулай моңарчы туганнарының кайда һәлак булганын да белмәүче гаиләләргә алар турында хәбәр алып киләбез.
- Димәк, әле һаман да мәгълүматлар өстәлеп, яңартылып тора?
- Без районнарга яңа мәгълүматлар белән чыгабыз. Боларның берсе дә "Хәтер китабы"нда юк. Соңгы вакытта волгоградлылар белән эшләдек. Анда Городищенск районында һәлак булганнарның яңа исемлеге ачыкланды. Нәкъ шушы җирдә 1942 елда Татарстаннан тупланып киткән 120 укчы дивизиясе яу кырында ятып кала. Бездә исемлек бар иде, тик ул бүген күпкә яңарды. Алар без җибәргән 2 мең 968 фамилияне чагыштырдылар. Сугыш узган тугыз торак пунктны тикшерделәр. Мәсәлән, көчле сугыш барган Ерзовка авылында 398 якташыбыз һәлак була, шулардан 98енең генә исеме мәрмәр ташка уелган. Күп кенә исемнәр архив язмаларында гына саклана. Сугыш елларында исәп-хисап эше бик авырдан алып барылган, кайчак кемнәр күмелгәне бөтенләй теркәлмәгән, хәтта Германиядәге исемлекләрдә дә төгәлсезлекләр җитәрлек. Безгә әнә шундый мәгълүматлар белән Волгоградтан 16 кешелек төркем килде. Болар - эзтабарлык белән кызыксынучы мәктәп укучылары, студентлар. Хәзер ике яктагы мәгълүматны чагыштырып, уртак исемлек төзедек.
Бу эш дәвам итә әле. Исемлек көн дә яңара, вакыт-вакыт музейга мөрәҗәгать итеп алырга да кирәк. Аннан Җиңү паркында урнашкан мемориалдагы базаны яңарту өчен дә акча каралса, югалган кешеләрнең шактый исемнәрен гаиләләренә кайтара алыр идек. Электрон базадагы мәгълүматлар ай саен яңартылса, кешеләрнең ешрак кереп карау мөмкинлеге барлыкка килер иде.
Әле шушы көннәрдә генә Санкт-Петербургтан Суслонгер һәм Сурокта ачлыктан, авыр яралардан үлгән 579 кешенең исемлеген җибәрделәр. Аны отставкадагы подполковник, актив ярдәмчебез, эзтабар, гомере буе теш табибы булып эшләгән Закиров төзегән. Ул бүген бөтен Союз буенча госпитальдә вафат булганнарның исемлеген төзи. Бездә бу исемлек 300 солдаттан гына тора иде, хәзер аларны да яңартабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев