Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татар сүзе» IV Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар

4 апрель көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татар сүзе» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды.

  Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов котлады:

«Биредәге матур бәйге – туган телебез бәйрәме. Бу – безнең бөек Тукаебызның туган көнендә үтәчәк туган тел көненә зур бүләк булсын иде. Әлеге эчкерсез, телгә мәхәббәт белән сугарылган мохитне без һәрберебез үз язмышыбыз белән озата барып, аны яшәү рәвешенә кертеп, алдагы буыннарга да тапшырырга тиешбез.

Безнең белән бүген арабызда булмаган әдәбият шәхесләре бу мохиттә утырсалар, ничек сөенерләр иде. Бүгенге бәйрәмебез аларга дога булып барып ирешсен. Быелгы бәйгедә бик күп ачышлар бар, берсеннән-берсе камилрәк чыгышлар ишетәбез. Һәрбер катнашучыга рәхмәтлемен. Һәрбер чыгыш ясаучы безгә бик кадерле. Күпме гасырлар буе сынаулар үткән безнең халкыбызның теле дә үзенең нинди матурлыгын саклый белгән. Нинди гүзәл минем газиз халкым!» - диде ул.

Быел бәйгедә 3000 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм «Туган тел» махсус номинациясе буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның 37се җиңүче исеменә лаек дип табылды.

Җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар. 

«Проза» номинациясе буенча 
Туктар авылыннан  Руфинә Мәүлетова  III урынга лаек булды – (халык авыз иҗаты «Таш алыплар» турында риваять)

Шулайк Иҗади гаиләләр арасында

Сабадан  Гыймадиевлар гаиләсе Р.Миңнуллинның «Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!»  һәм Ш.Җиһангированың «Әнием дәресләре»,дигән шигырьләрен башкарып  «Туган батыр» халыкара бренденнан махсус бүләккә ия булдылар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar-suze-iv-xalykara-nafis-suz-televizion-baigesenen-inucelare-bilgele-5885817

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев