Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан авылларында яшәүче өч балалы ике мең хатын-кызга йөзәр мең сум пособие түләнгән

Беренче баласын тапкан 15 мең 701 хатын-кызның 5892се (37 проценты) беренче балага федераль ярдәм чарасыннан файдаланган.

Татарстан авылларында яшәүче 2016 хатын-кыз республика бюджеты хисабыннан бер тапкыр түләнә торган 100 мең сум акча алган. Бу хакта журналистларга Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Ул демография мәсьәләләренең актуаль булуын әйтте. "Кызганыч, икенче ел рәттән балалар туу күрсәткече кимүен күзәтәбез. 2018 елда кимү 10 процент булды. Хәзер бу хәл бераз тигезләште. Кимү 3 процент дәрәҗәсендә", - диде министр.

2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында республикада 42 648 бала туган. Бу, 2017 елның гыйнвар-ноябренә караганда, 3,7 процентка кимрәк. "Без "Демография" илкүләм программасына кушылдык. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, авыл җирлегендә балалар санын арттыру буенча  Татарстан үз ярдәм чараларын гамәлгә кертте", - диде министр.

"Хатын-кызлар авылда кимендә өч ел яшәп, 25 яшькә кадәр беренче баласын тапса, 50 мең сум акча түләнә. Әгәр 29 яшенә кадәр өченче баласын тапса, 100 мең сум түләнә", - диде Эльмира Зарипова.

Беренче балага федераль ярдәм чарасыннан тәүге тапкыр әни булган 15 мең 701 хатын-кызның 5892 се (37 проценты) файдаланган.

"Әтнә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Апас районында беренче бала туу күрсәткече арткан. Гаиләдә өченче бала туу артуы Казан, Яр Чаллы, Балтач, Кукмара, Баулы районнарында күзәтелә. 2019 елда бу күрсәткечләр тагын да артыр дип өметләнәбез", - диде министр.  

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничэнче елдан башланды сон бу тулэулэр?

    2
    X