Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстан быел диабет белән авыручы балалар өчен глюкоза мониторингы системасына 69 млн юнәлдерәчәк

Пациентларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектының «шикәр диабеты белән көрәш» Федераль проекты кысаларында башкарыла.

 Татарстан 2026 елда шикәр чире белән авыручы йөкле хатыннарны һәм беренче типтагы шикәр чире белән авыручы балаларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү программасын дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы хәбәр итә.

Диабет белән авырлы хатын-кызларны тәэмин итүгә 19,7 млн сум бүлеп бирәчәкләр. Сумманың күп өлеше – 14,4 млн-федераль бюджеттан киләчәк, тагын 5,3 млн сумны республика өстәячәк.

Акчаларның иң зур күләме беренче типтагы диабет белән авыручы ике яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Мониторинг системаларын сатып алуга алар өчен 69,7 млн сум каралган. Шуның 50,9 млн сумы-федераль, 18,8 млн сумы – республика акчалары.

Төбәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән федераль финанслау турында килешү төзеде инде.

Пациентларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектының «шикәр диабеты белән көрәш» Федераль проекты кысаларында башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев