«ТАТАРСТАН ИКЕНЧЕ ЙОРТЫБЫЗГА ӘЙЛӘНДЕ»
И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел буе имин йорт… Хакыйкатьтә дә шулай: Идел буе күпме дәверләр ничәмә-ничә халыкны үз куенына сыендырып, бәрәкәтле тормышта яши.
Ә бит, вәзгыять үзгәрү сәбәпле, кендек каны тамган җирдән аерылып, бу якларга килеп урнашкан милләт вәкилләре дә меңләгән. Татарстанда гомер кичерүче таҗиклар турында эшмәкәр Замирбәк Жураев бәян итте.
Казанга ул моннан егерме биш ел элек килә. Безнең республикага таҗиклар арасында беренчеләрдән булып диярлек аяк баса. Ун балалы Халибәк белән Иркәби гаиләсендә туып үскән ирне ата-бабасы торган җирне ташлап чыгып китәргә туксанынчы еллар башында ил эчендә кабынган гражданнар сугышы мәҗбүр итә. Дәүләт белән хакимлекне кем үз кулына алса да, барыбер була аның өчен. Бөек Ватан сугышында өч мәртәбә яраланган әтисенең сызлануларын күреп торган егет «иң мөһиме исән калырга, гаиләне сакларга» дип уйлый, «тыныч тормыш урнашкач, кайтырмын әле», ди.
– Авылыбыз аксакалларыннан кечкенәдән Казан – татарлар, мөселманнар мәркәзе икәнен ишетеп үстек, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Русиянең күп шәһәрләрендә, хәтта Мәскәү белән мәһабәт Петербургта булырга туры килсә дә, юлым бу якларга төшмәде. Шуңа да карамастан, дустым белән нәкъ менә Татарстанга килеп урнашырга карар кылдык. Ярты елдан гаиләмне дә кайтып алдым. Өч улыбыз белән калган хатыным өчен борчылып, ашым – аш, суым су түгел иде. Акча биреп җибәрергә кайтучы-китүче юк, банклар системасы әле көйләнмәгән. Шуңа да тизрәк аларны да үзем янына алырга ашыктым. Кызыбыз инде биредә дөньяга килде. Хәзер балалар барысы да башлы- күзле, тормышыбызны ямьгә күмеп, алты оныгыбыз үсә.
Әйе, ул еллар турында Замирбәк уен-көлке белән елмаеп сөйләргә тырышса да, чынлыкта, көләрлек сәбәп булмый. Үз илең генә алтын бишек, ә кеше иле үтә тишеккә тиң шул.
– Мин Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем, – дип сөйли. – Ул елларда совет армиясен күргән кеше теләсә нинди шартларга түзә. Бирегә килгәч, подвалда кунган, тамак туйдыру өчен хәлдән тайганчы йөк ташыган чаклар шактый булды. Моннан, тауар алып, поездга утырып Ульян шәһәренә китә, төнне вагонда уздыра, көне буе сатып, кире кайта идек. Әкренләп базарда кипкән җиләк-җимеш, яшелчә белән сәүдә итәргә керештем. Соңрак, бераз ныгыгач инде, «КамАЗ» автомобиле сатып алып, ерак юлга йөк ташый башладым. Мин һөнәрем буенча – машина йөртүче. Таҗикстанда да сугыш башланганчы шофер булып эшләдем.
Авыр хезмәткә генә – беләк, ә кыю эшкә кыю йөрәк кирәк. Замирбәктә тәвәккәллек тә, үҗәтлек тә җитәрлек. Ул башлаган эшен ярты юлда ташлый торганнардан түгел. Җиде еллап үзенең тимер аты белән Русия төбәкләренә тауар ташыгач, янәдән базарга сату итәргә кайта. Хәзер инде «Родина» сәүдә үзәгендә аяк киеме, кием-салым, җиләк-җимеш сату нокталары бар. Шунда ук кафе ачкан. Шул рәвешле улларын, туганнарын эш урыны белән тәэмин иткән. Әйе, хезмәт кешегә канат та куя, аны ныгыта да.
– Баштагы мәлне хатыным Бибисайлона ярдәм итте, – ди әңгәмәдәшем. – Кафе ачкач, ризыкларны икәүләшеп әзерләдек. Әле дә эшчеләр җитмәгәндә үзем плитә янына барып басам. Хуҗа булып, фәрман биреп йөрү безгә хас гамәл түгел. Хатыным инде күбрәк өйдә тора, йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль.
2010 елда уздырылган Бөтенрусия халык санын алу вакытында Татарстанда даими яшәүче таҗикларның саны якынча алты меңгә җыела. Замирбәкнең дә ике ир бертуганы Казанда гомер кичерә. Монда төпләнгәнче, Казакъстанның Алма-Ата шәһәре, Свердлау өлкәсендә яшәгәннәр. Ә инде кардәшләре янына кунакка килеп, мәркәзебезне күргәч, бу төбәкне үз иткәннәр.
– Беләсезме, мин бит үзем дә туган якка күченергә дип ничә мәртәбә талпынып карадым. Ун ел шул теләк белән янып яшәдем, хәтта монда торак та сатып алмадым, янәсе барыбер китәчәкбез. Юк, ниндидер көч тотты. Хәзер күченеп китү теләге сүрелде. Җан тартмаса да, кан тарта, диләрме татарлар? Алга таба тормыш ничек дәвам итәсен вакыт күрсәтер. Шунысы хак: Татарстан икенче туган йортыбызга әйләнде. Таҗикстанга елга бер-ике мәртәбә кайтып, сагыну хисен басып киләбез. Анда бит халыкка эш юк. Завод-фабрикалар торгызылса, җитештерү тармагы куәтләнеп китсә, бәлки, яшәү шартлары яхшырыр иде. Әлегә Русия берәр нәрсә җибәргәнен көтеп яталар. Мин сәясәтче түгел, шуңа да берәүне дә гаепләмим. Минем өчен үз кыйблам мөһим.
Адәм баласының кыйбласы исә аның эш-фигылендә генә түгел, ә ата-бабалардан алган гореф-гадәтләрендә чагыла. Йолаларга килгәндә, бу гаиләдә зур урын дини бәйрәмнәргә – Ураза һәм Корбан гаетләренә, Нәүрүзгә бирелә.
– Рамазан аен түземсезләнеп көтәбез, гаиләбез белән уразага керәбез, – ди Замирбәк Жураев. – Кафе базар эчендә урнашкач, ураза вакытында аны яба алмыйм, чөнки биредә башка милләт вәкилләре дә туклана. Әмма, аш-су тирәсендә кайнашсам да, барыбер уразаны калдырмыйм. Рамазан ае адәм баласын сабырлыкка өйрәтә. Ә бу сыйфат кайда гына яшәсәң дә зарур. Корбан гаетендә корбан чалмый калган елыбыз да юк.
Ислам дине нигезләре – Жураевлар гаилә өчен төп канун. Аның чагылышы Замирбәк әфәнденең балаларына, бигрәк тә хатынына карата мөнәсәбәттә дә яхшы сизелә. Үзе әйтмешли, аларның буыны дин белән тәрбияләнгән шул.
– Әти-әни ни әйтсә, шуны эшли идек, – ди әңгәмәдәшем. – Бибисайлона исемле инсафлы кыз бар, шуңа өйләнәсең, дигәч тә, бик тиз күндем.
Булачак хатынымның апасы белән бер сыйныфта укысак та, үзен күргәнем юк иде. Хәләл җефетем – олы йөрәкле кеше, авызыннан бервакытта да авыр сүз чыкканын хәтерләмим. Өч малай һәм бер кыз тапканы өчен генә дә хөрмәт итәрлек. Әллә шуңа, кимчелекләрен бөтенләй күрмим. Яратып, ихтирам итеп яшим. Ашарга бик тәмле әзерли: ул пешергән шулпа, лагман, пылау, манты һәр кунакның күңеленә хуш килә. Ни кызганыч, без үскәндәге тәрбияне үзебезнең балаларга биреп булмый. Хәзер аларга телефон, компьютер һ.б. тәэсире зур. Шулай да кечкенәдән ислам дине нигезләрен сеңдерергә тырыштык, чөнки аннан башка булмый. Шунысы да куандыра: киленнәр дә, кияү дә – барысы да таҗиклар. Алар турында шаяртып, «үзебезнең урамныкылар», дим.
Ил телен алмаган имгәккә калыр, диләр. Әлеге гаилә дә өйдә фәкать туган телдә сөйләшә. Әле шулай да балалары күп кенә таҗик сүзләрен белми икән. Урамга чыккач, гомумән, урысчага күчәләр. Шуңа күрә дә Замирбәк оныклары таҗикча белмәс дип борчыла һәм буш вакытын күбрәк шулар белән уздыра. Аларны ул милли йолалар, дин аша гына түгел, ә спорт белән дә тәрбияли. Үзе дә спортка мөкиббән.
– Улларымны, хәтта кызымны да кечкенәдән футбол-хоккей матчларына алып йөрдем. Без – «Ак Барс», «Рубин» командаларының тугры җанатарлары. Уеннарны йә стадионга барып карыйбыз, йә гаиләбез белән бергә телевизордан күзәтәбез. Кайчандыр «Дуслык» йортында, таҗик егетләрен җыеп, футбол командасы оештырдым, анда үземнең уллар да йөрде. Кубоклар да алдык. Хәзер инде эстафетаны яшьләргә бирдем.
Замирбәк Жураев, эшмәкәр һәм һәвәскәр футболчы булудан тыш, таҗикларның Татарстандагы «Сомониен» милли-мәдәни автономия идарәсе әгъзасы да әле. Татарстан халыклары «Дуслык» йорты уздырган чараларда актив катнаша, милләттәшләренә хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Ни дисәң дә, асыл кеше бервакытта да алтын дип үлми, ә халкым ди. Замирбәк тә шундыйлардан.
– Таҗик һәм мөселман булуым белән горурланам, – ди үзе. – Беребез дә якты дөньяга мәңгелеккә килмәгән, кайчандыр барыбыз да бакыйлыкка күчәчәкбез. Шуңа да яхшылыклар эшләп калырга ашыгырга кирәк. Аллаһ ризалыгы өчен дип, ел да зәкятне туган ягымдагы мохтаҗ кешеләргә җибәрәм. Кемнең ире үлгән, кемнең баласы юк… Салымнан качып котыла алсаң да, ислам диненең бер баганасы булган зәкят өчен җавап тотарга туры киләчәк. Малың белән күбрәк уртаклашкан саен, Аллаһ та нигъмәтеңне арттыра, ризыгыңны киңәйтә.
…Бездә Урта Азия кешеләрен «кара халык»ка санап кимсетүчеләр, «монда килеп, кеше булалар, безнекеләрне үзләренә бил бөктереп, баеп яталар» дип канәгатьсезлек белдерүчеләр һәрдаим очрап тора. Замирбәк Жураев кебекләр белән якыннан аралашкач, тамак туйдыру өчен, аларның ару-талуны, алны-ялны белмичә, таңнан кичә кадәр ат урынына җигелеп эшләүләрен аңлыйсың. Чөнки туган илдән читтә яклаучы да, саклаучы да юк. Шуңа күрә акыл башта түгел, ә эштә, диясе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев