Татарстан предприятиеләренә 50 меңнән артык хезмәткәр кирәк
Бу сан елдан-ел арта бара
Татарстанда предприятиеләрнең кадрларга ихтыяҗы кискен арткан. Әйтик, 2026 елның гыйнвар нәтиҗәләре буенча 52,4 мең хезмәткәр таләп ителгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 34% ка күбрәк. Мондый мәгълүматларны Росстат китерә.
2025 елның декабрендә республикада хезмәткәрләргә ихтыяҗ 43 мең кешегә якын иде. Шул рәвешле, бер ай эчендә вакансияләр саны 9,5 меңгә диярлек арткан. Шул ук вакытта тулаем Россия буенча вәзгыять киресенчә. Ябылмаган вакансияләр саны бер елда 7,6% ка кимегән.
Идел буе федераль округында да хезмәткәрләргә ихтыяҗ күзәтелә. Предприятиеләргә 260 меңгә якын хезмәткәр кирәк (бер ел элек бу 297 мең иде). Бу җәһәттән Татарстан Идел буе федераль округында ачык вакансияләр саны буенча ышанычлы рәвештә беренче урында тора. Аннан соң Самара өлкәсе (34,6 мең) һәм Башкортстан (23,3 мең) килә. Мордовиядә иң аз буш эш урыннары-5,9 мең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев