Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты: Прокуратураның нәтиҗәле эше кешеләрнең тормыш сыйфатында чагыла

Рөстәм Миңнеханов Татарстан прокурорларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре көн саен башкара торган катлаулы һәм җаваплы эшчәнлек Татарстанда яшәүче һәркемнең тормыш сыйфатында чагылыш таба. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия прокуратурасы оешуның 297 еллыгына багышланган тантаналы чарада шулай диде.

Торжественное мероприятие, посвященное 
Дню работника прокуратуры Российской Федерации.
Принимает участие Президент Республики Татарстан
Р.Н. Минниханов.

«Бүген ТР Прокуратурасы хезмәткәрләре законлылык, хокук тәртибен тәэмин итү буенча катлаулы һәм җаваплы бурычларны үтәвен дәвам итә. Прокуратура коллективында югары квалификацияле хезмәткәрләр эшли. Алар өчен бурыч, намус, гаделлек һәм батырлык кебек төшенчәләр буш сүзләр генә түгел», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Прокуратура хезмәткәрләре алдында торган бурычларның катлаулылыгын һәм җаваплылыгын тулысынча бәяләү кыен. Прокуратураның координацион эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада җинаятьчелек кимүгә таба бара. «Нәтиҗәдә, боларның барысы да төбәкнең икътисадында һәм гражданнарның тормыш сыйфатында чагылыш таба», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм уңышлар теләде.

Торжественное мероприятие, посвященное 
Дню работника прокуратуры Российской Федерации.
Принимает участие Президент Республики Татарстан
Р.Н. Минниханов.

ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков искәрткәнчә, прокуратура оешкан көненнән алып үзенең төп бурычын үти – законнарның үтәлешен тәэмин итә.

Россиянең Генераль прокуроры Юрий Чайка Татарстан прокурорларын видеомөрәҗәгать форматында котлады. Аның сүзләренчә, прокурорларның хезмәте эш вакыты сәгатьләре һәм инструкцияләр белән генә чикләнми – бу еш кына формаль булмаган алымнар, стандартларга туры килмәүче карарлар кабул итүне һәм гражданнарның язмышында шәхсән катнашуны таләп итә торган эш.

Торжественное мероприятие, посвященное 
Дню работника прокуратуры Российской Федерации.
Принимает участие Президент Республики Татарстан
Р.Н. Минниханов.

Чара кысаларында Татарстан прокуратурасында эшләүчеләр һәм ветераннарга бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасы иҗат коллективлары һәм җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев