Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президентына ясалган пародия интернетты "шартлатты" [+видео]

Г.Камал театрының алыштыргысыз артисты Эмиль Талиповның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткән пародиясе Интернет челтәрен шаулатты. Эмильнең моңа кадәр дә республика җитәчеләренә пародия ясаганы булса да, Рамил Төхвәтуллинны Президент булып юбилее белән котлавы аеруча игътибар үзәгенә чыкты. - Эмиль, беренче пародияләреңне хәтерлисеңме? - Мәктәп елларында ук укытучыларыма, күршеләргә, авылдашларга, аннан соң...

Г.Камал театрының алыштыргысыз артисты Эмиль Талиповның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткән пародиясе Интернет челтәрен шаулатты. Эмильнең моңа кадәр дә республика җитәчеләренә пародия ясаганы булса да, Рамил Төхвәтуллинны Президент булып юбилее белән котлавы аеруча игътибар үзәгенә чыкты.

- Эмиль, беренче пародияләреңне хәтерлисеңме?

- Мәктәп елларында ук укытучыларыма, күршеләргә, авылдашларга, аннан соң театр училищесында укыганда пародия күрсәтә идем. Театрда эшли башлагач, пародияләрне профессионал рәвештә ясый башладым. Башта театрда эшләүче кызларны төрле артистлар, ә соңрак Минтимер Шәймиев булып 8 март һәм башка бәйрәмнәр белән котлый идем. Минтимер Шәймиев пародиясе белән ТР Дәүләт Советында һәм Салават Фәтхетдиновның 50 яшьлек юбилеенда чыгыш ясарга туры килде.

- Үзенә ясалган пародияне күргәч, Минтимер Шәрипович нинди фикер белдерде?

- Кул чабып, көлеп утырды. Аңа ошады. Аннан соң Салават Фәтхетдиновны котларга үзе дә чыкты. "Бу Эмильдән әллә ниләр ишетерсең әле! Талант!..." - диде.

- Рөстәм Миңнехановка беренче пародияңне кайчан сөйли башладың?

- Беренче тапкыр пародия Камал театры сәхнәсендә куелган "Мәхәббәт FM" спектаклендә яңгырады. Аннан соң күренекле шәхесләрне, дусларымны Президент булып котлый башладым. Рөстәм Миңнехановның фикерен ишеткәнем юк... Ләкин пародияләр геройларыма ошамый икән, мин бу шөгылемнән туктаячакмын. Беркемне дә үпкәләтергә теләмим. Шуны да әйтергә кирәк: пародия белән күптән мавыксам да, шушы көннәрдә генә моңа игътибар артты. Бик күп журналистлар шалтырата. Мин, гомумән, үземә карата андый зур игътибарны өнәмим...

- Тагын нинди шәхесләргә пародия ясарга телисең?

- Ул турыда уйлаганым юк. Пародия - төп шөгылем түгел, мавыгу гына. Ул үзеннән-үзе барлыкка килә. Пародияне теләсә кемгә ясап булмый, үзенчәлекле, үз йөзе булган шәхесләргә генә ясала ул.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев