Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасында көзге бөртекле культуралар чәчүгә йомгак ясыйбыз

Татарстан Республикасында 2021 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчү төгәлләнде. Көзге бөртекле культуралар барлыгы 544,2 мең га мәйданда чәчелгән – бу 2019 елга караганда 59,3 мең гектарга күбрәк. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең көзге бөртекле культуралар чәчү мәйданын арттыруга омтылышы, беренчедән, көзге культураларның тизрәк өлгерүе, икенчедән, көзге бөртекле культураларның югары уңдырышлы булуы белән аңлатыла.

Көзге культуралар чәчүдә барлык чәчүнең 98,3%ында (126,73 мең тонна) тикшерелгән орлыклар кулланылган, тикшерелгән орлыкларның 99,9% (126,70%) – кондицияле.

2020 елда көзге культуралар чәчү республика буенча тәкъдим ителгән срокларда: агымдагы елның 1 октябренә кадәр башкарылды. Барлык орлык фонды тулысынча инкрустация узган.

Көзге клинда ел саен көзге бодай өстенлек: 2020 елда ул 426 мең га чәчелгән, бу барлык көзге культуралар мәйданының 78,3%ын тәшкил итә. Республикада көзге бодайга сабан бодаена караганда ихтыяҗ зуррак, чөнки ул икмәк пешерү өчен кирәкле булган югарырак сыйфатларга ия. Көзге арыш 113,8 мең га мәйданда чәчелгән – 20,9%. Ихтыяҗ кимү сәбәпле, көзге арыш чәчү мәйданы кими бара. Көзге трикале – 0,79% (4,3 мең га), көзге арпа – 0,01% (0,06 мең га). Көзге майлы культуралар 3,4 мең га мәйданда чәчелгән – 2019 елга караганда 2 тапкыр күбрәк, бу үсемлек мае орлыкларына ихтыяҗ артуга бәйле. Көзге шепкән мәйданнары 2,89 мең гектарга кадәр арткан, көзге рапс – 0,64 мең гектарга кадәр.

Республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең сортлы көзге бөртеклеләр җыелмасына ихтыяҗы елдан-ел арта. Сортларга төп таләпләр: кышка чыдамлык, яфрак авыруларына чыдамлык, ашлыкның сыйфаты һәм югары уңдырышлылык.

Гадәттәгечә, көзге бөртекле культуралар үзебезнең селекция сортлары белән чәчелә. Чәчүлекләрдә чит ил гибрид арышының өлеше 2%тан артмый. Республикада барлыгы 493,9 мең га мәйданда сортлы орлыклар чәчелгән. Күбесенчә районлаштырылган сортлар чәчелә – 466 мең га – бу сортлы көзге чәчүлекләрнең 94,4%ы. Бодай буенча Скипетр сорты өстенлек итә – 37,4% (146,5 мең га), Казан-560 – 14,1% (55,2 мең га), Фотинья – 14% (54,9 мең га); арыш буенча Кунакбаев истәлегенә сорты күбрәк – 34 % (33,3 мең га), Бүләк – 21% ( 20,6 мең га), Тантана – 20,4 % (20,0 мең га). Көзге тритикаленең Консул сорты – 32,7% (1,3 мең га), Торнадо - 17,6% (0,7 мең га), Бета – 10 % (0,4 мең га).

Татарстан Республикасында сортларның оригиналь орлыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә, алар сортлар оригинаторлары белән берлектә җитештерелә. Узган еллар белән чагыштырганда, оригиналь орлыклар чәчү мәйданнары 63,8 мең гектарга кадәр арткан, бу 11,7% тәшкил итә. Республикада шулай ук югары репродукцияле орлыклар чәчелгән мәйданнарны да исәплиләр, аларга, гадәттә, оригиналь, элиталы һәм репродукцияле орлыклар кертелә. Югары репродукцияле орлыклар барлыгы 451,8 мең га мәйданда чәчелгән, бу – барлык көзге культуралар мәйданының 83%ы. Әлеге югары күрсәткеч Татарстан Республикасында орлыкларның сортларын алыштыру һәм сортларын яңарту темпларының дәрәҗәсен тасвирлый, шулай ук сортларга патент хуҗаларының төбәк орлыкчылык хуҗалыкларына булган ышаныч дәрәҗәсен күрсәтә.

Фото: rshc.tatarstan.ru

Чыганак: "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының мәгълүмат-технология бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев