Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан рәссамнары дөньяда таныла [+фото]

Татарстан наив рәсем сәнгате дөньякүләм аренага чыкты. Күптән түгел генә Лондонда наив сәнгатьне колачлаган китап дөнья күрде. Саллы басмада Татарстан егетләре Альфред Шәймәрданов һәм Виктор Тимофеев иҗаты да урын алган. Бүген Казан Кремленең "Манеж" күргәзмәләр залында "Татарстанның заманча наив сәнгате" дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Үзенчәлекле сәнгатькә багышланган чараны рәссамнарыбыз Виктор...

Татарстан наив рәсем сәнгате дөньякүләм аренага чыкты. Күптән түгел генә Лондонда наив сәнгатьне колачлаган китап дөнья күрде. Саллы басмада Татарстан егетләре Альфред Шәймәрданов һәм Виктор Тимофеев иҗаты да урын алган.
Бүген Казан Кремленең "Манеж" күргәзмәләр залында "Татарстанның заманча наив сәнгате" дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Үзенчәлекле сәнгатькә багышланган чараны рәссамнарыбыз Виктор Тимофеев һәм Альфред Шәймәрданов алып барды. Алар шулай ук күптән түгел генә Англиядә нәшер ителгән китап белән дә таныштырды. Биредә дөньяның төрле илләре: Англия, Франция, Германия, Италия һ.б. 15 рәссамының картиналары урын алган. Шулар арасында Татарстан иҗатчыларын күрү безнең өчен дә зур мәртәбә (китапта Россия түгел, Татарстан рәссамнары диелгән!). Альфред һәм Викторның халыкара проектта 10ар картинасы тәкъдим ителгән.
Лондон редакторларының Татарстан рәссамнарын ничек эзләп табуларын иҗатчылар гади аңлата. Барысы да интернет аркасында икән. "Эшләремне интернет киңлекләренә урнаштырам. Берзаман Көньяк Африкадан элемтәгә керделәр. Алар минем рөхсәтемне сорап, үзләре үк китап авторларына рәсемнәремне җибәргәннәр дә. Россия - зур ил, бәлкем тагын сезнең шикелле иҗат итүчеләр бардыр, дип тә сорагач, Витяны тәкъдим иттем. Бик шатланып риза булдылар. Менә шулай итеп без әлеге үзенчәлекле китапка эләктек. Иң куанычлысы, бу процесс бик тиз барды. Бездән бары тик 10ар картинаның фотосын гына җибәрәсе булды", - дип шатлыгын уртаклаша Альфред Шәймәрданов.
Альфред Шәймәрданов рәсем сәнгатенә 32 яшендә килә. Хәзер инде ул 20 елдан артык наив юнәлешендә иҗат итә. Билгеләп узарга кирәктер, наив сүзе инглизләрдән кергән, ул - беркатлы, примитив сәнгать диебрәк аңлатыла. Татарстанда мондый юнәлештә эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Гәрчә бу сәнгать төре XIХ-ХХ гасырларда ук барлыкка килгән булса да.
- Мин иҗатка акча өчен килмәдем, - ди Альфред әфәнде. - Урамнан кереп рәсем ясый башлаучыларга шикләнебрәк карыйлар бездә, ә безнең картиналар - профессиональ эшләр, классиклардан бер дә ким түгел. 20 елдан артыкка сузылган иҗат юлым шактый кызыклы һәм гыйбрәтле узды. Рәссам дигән олуг исемгә лаек булыр өчен, әлбәттә, шимбә яки якшәмбе көнне генә пумала тотып утыру җитми. Ә һәр көн, даими рәвештә үз максатыңа барырга кирәк!
Наив сәнгатьне ХХ гасырларда барлыкка килгән дип әйтергә күнеккәнбез, әмма тау куышлыкларында сакланып калган борынгы кешеләр ясаган хайван сүрәтләре моның алай түгел икәнен раслый сыман. Адәм баласы фикерли белә башлаган дәвердән килгән сәнгатькә якын киләчәктә Татарстанда да игътибар артыр кебек. Сакраль, символик мәгънәләрне җиткерә алган әлеге сурәтләр халыкны башкача фикерләргә, матурлыкны күңел аша тоярга өйрәтә. Тимофеев һәм Шәймәрданов картиналары моңа ачык мисал булып тора.
Түгәрәк өстәл барышында рәссамнарның иҗаты белән якыннан танышу мөмкинлеге дә булды. Виктор Тимофеевның Лондонда чыккан китапка кергән картиналары биредә урын алган иде. Ә Альфредның "Мин кыш аеда туган", "Әтәч кычкырды" әсәрләре әле быел гына иҗат ителгән. Алар "Манеж"га килүчеләрдә зур соклану уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X