Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан табиблары 17 яшьлек егетнең баш сөягендәге шешне борын аша алган

Табиблар әлеге төрдәге операцияне беренче тапкыр ясаган.

Татарстандагы Республика клиник хастаханәсенең оториноларингология бүлеге табиблары 17 яшьлек егетнең баш сөягендәге шешне борын аша кереп алган. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Республика клиник хастаханәсенең матбугат сәркатибе Гүзәлия Хәнипова хәбәр итте.

Чаллыда табиблар бу егеткә «баш сөягендә ангиофиброма» дигән сирәк диагноз куйган. Әлеге чиргә баш һәм муен шешләренең 0,5 проценты гына туры килә. Кагыйдә буларак, шеш актив үсә һәм үзе турында борын канавы аша белгертә.

Элек мондый шешләрне тышкы ысул белән генә дәвалаганнар. Әмма хәзер Республика клиник хастаханәсе хирурглары шешне борын-эндоназаль эндоскопик юл аша ала башлаган. Мондый методиканы куллану нәтиҗәсендә йөздә җәрәхәт калмый, ә пациент операциядән соң күпкә тизрәк тернәкләнә.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев