«Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстанда «Останкино» төземәкче була
«Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе 2-3 миллиард сумлык проектка алынырга җыена. Казансу буенда төзеләчәк 12 катлы бина турында ТНВ генераль директоры Илшат Әминов «Бу Татарстан «Останкино»сы булачак», - ди. «Вечерняя Казань» газетасы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында ул киләчәк проектының кайбер планнары белән уртаклаша. Барлык комплексны төзү 2-3 миллиард сумга төшәчәк...
«Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе 2-3 миллиард сумлык проектка алынырга җыена. Казансу буенда төзеләчәк 12 катлы бина турында ТНВ генераль директоры Илшат Әминов «Бу Татарстан «Останкино»сы булачак», - ди.
«Вечерняя Казань» газетасы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында ул киләчәк проектының кайбер планнары белән уртаклаша. Барлык комплексны төзү 2-3 миллиард сумга төшәчәк һәм анда бер тиен дә бюджет акчасы булмаячак икән. Планда алты студия һәм офислар, теләге булган башка телерадиокомпанияләр өчен арендага биреләчәк мәйданнар каралган.
Матбугат.ру
№ --- | 13.08.2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев