Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан юлларында 40 кешенең гомере өзелгән

Июль аенда Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 416 һәлакәт теркәлгән. Аларда 40 кешенең гомере өзелгән, тагын 514 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Әлеге һәлакәтләрнең 144е Казанда килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 5 кеше һәлак булган, тагын 155 кеше тән казасына дучар ителгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистика шул...

Июль аенда Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 416 һәлакәт теркәлгән. Аларда 40 кешенең гомере өзелгән, тагын 514 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Әлеге һәлакәтләрнең 144е Казанда килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 5 кеше һәлак булган, тагын 155 кеше тән казасына дучар ителгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистика шул хакта сөйли.

Июльнең соңгы көнендә 12.25тә Әлмәт районының Түбән Мактама - Тайсуган юлының 5нче чакрымында "Шевроле Лачетти" автомобиле белән идарә иткән 1988 елгы егет, фаразлар буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлдан түбән төшеп каплана. Йөртүче җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында җан тәслим кыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X