Татарстанда 1 апрельдән Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар башлана
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне производствода травматизм һәм аварияләрне профилактикалауның төп инструментларының берсе буларак карала.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар Татарстанда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр узачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле боерыгына 2026 елның 26 февралендә кул куелган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне производствода Травматизм һәм аварияләрне профилактикалауның төп инструментларының берсе буларак карала.
Икътисадта имгәнү куркынычы зур булган төзелеш тармагына аерым игътибар бирелә. Шуңа бәйле рәвештә төзелеш мәйданчыкларында куркынычсызлык мәсьәләләре аеруча әһәмияткә ия.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе билгеләп үткәнчә, хезмәтне саклау өлкәсендә Россия Федерациясе Хезмәт Кодексында беркетелгән бурычларны эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. Сүз хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау, шулай ук имин хезмәт һәм ял шартларын тәэмин итү турында бара.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне ел саен 28 апрельдә билгеләп үтелә. Аның тарихы 1989 елда башлана, ул вакытта АКШ һәм Канада профсоюзлары һәм хезмәткәрләре производствода һәлак булган хезмәттәшләре истәлегенә беренче чаралар үткәрәләр.
Тора-бара инициатива халыкара таралыш ала: инде ун елдан соң мондый акцияләр йөздән артык илдә уза. 2003 елда Халыкара хезмәт оешмасы бу датаны рәсми дәрәҗәдә беркетергә тәкъдим итте.
ТАТАР ИНФОРМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев