Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана

Икеайлык дәвамында парклар һәм балалар мәйданчыклары кыш буена җыелган чүп-чардан арындырачаклар.

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Александр Шадриков әйтүенчә, икеайлык дәвамында яшел зоналар, парклар һәм балалар мәйданчыклары, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны кыш буена җыелган чүп-чардан арындырачаклар. Шулай ук урман полосаларын һәм яр буе зоналарын җыештыруга аеруча игътибар биреләчәк.

"Икеайлыкның төп максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү һәм торак пунктларны санитар таләпләргә җавап бирерлек хәлгә җиткерү", - диде ул.

Санитар-экологик икеайлык барышын социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин булачак. Алексей Шадриков барлык яңалыклар, фото һәм видео #ЭКОвесна2019 хештэгы белән урнаштырылачагын әйтте.

Александр Шадриков батарейкаларны көнкүреш калдыклары белән бергә чүплеккә ташларга ярамавын һәм шуңа күрә аларны аерым җыю оештырылачагын әйтте.

"Батарейкаларның табигатькә зур зыян салуы билгеле. Шуның өчен Дюрасел Раша" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән бергә батарейкалар җыю буенча акция удыру планлаштырылган. Аның өчен мәктәпләрдә батарейка җыю пунктлары булдырылачак", - диде ул.

Фото: архив / Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев