Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда 14 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Татарстанда ел саен үткәрелә торган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен 14 мартта яңартачак.

 Татарстан Республикасында 14 марттан  язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.

Министр сүзләренә караганда, ярминкә сәүдәсе сезоны 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Фермер продукциясен сату мәйданчыклары республиканың дүрт шәһәрендә оештырылачак.

Казанда Сәүдә 14 мәйданчыкта җәелдереләчәк. Түбән Камада халык өчен өч нокта әзерләнәчәк, ә Яр Чаллы һәм Яшел Үзәндә икешәр махсуслаштырылган мәйданчык ачылачак.

Элегрәк Марат Җәббаров узган ел авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 млрд сумнан артык продукция сатылуын билгеләп үткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев