Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 2020 елда ана капиталының ничә сум булачагы билгеле

Быел “ана капиталы” акчасы 453 мең 26 сум тәшкил итә.

Татарстанда 2020 елда ана капиталының күләме билгеле. Индексацияне исәпкә алып, ул 470 мең 241 сум булачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина хәбәр итте.

“2007 елда Россия Федерациясендә “ана капиталы” программасы эшли башлады. Икенче яки өченче, дүртенче һәм аннан соңгы балалары туган яки уллыкка алган гаиләләр өчен ул башта 250 мең сум иде. Бүген ул 453 мең 26 сум тәшкил итә. 2020 елга, индексацияне исәпкә алып, 470 мең 241 сум булыр дип планлаштырыла. Бюджетта бу акчалар каралган”, - диде Асия Вәлиуллина.

Ул 2007 елда гамәлгә кертелгән программаның башта ун елга исәпләнгәнен, хәзер исә 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылганын искәртте.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X