Татарстанда 6 градуска кадәр җылыта
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. 2 апрельдә Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 3-5 градус салкын тәшкил итә, аязганда - 8 градуска кадәр түбән. Көндез 3-5 градуска кадәр җылытачак. 3 апрель төнендә алмашынучан болытлы...
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
2 апрельдә Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 3-5 градус салкын тәшкил итә, аязганда - 8 градуска кадәр түбән. Көндез 3-5 градуска кадәр җылытачак.
3 апрель төнендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем юк. Көндез температура 3-8 градус тәшкил итә, урыны белән - 12 градуска кадәр салкын. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев