Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда аналог телеканалларны апрельдән дә иртәрәк туктамаячаклар

Россия сәүдә челтәрләре вәкилләре кибетләрдә 1 мең сумнан кимрәк бәягә цифрлы приставкалар булуын гарантияли торган меморандум имзалаячак.

Аналог телеканаллар беренче чиратта өзелә торган төбәкләр исемлегенә Татарстан эләкмәгән. Бу турыда Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин Казанда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында әйтте.

«Аналог телеканалларны өзүнең беренче этабы 11 февральдә Россиянең 7 субъектында, шул исәптә Ульяновск өлкәсендә узачак. Сезгә күршеләрегезнең тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнергә кирәк. Хаталарны һәм төгәлсезлекләрне киметү өчен, этаплап өзәргә булдык. Безнең бурыч - цифрлы телевидениегә күчүне тамашачылар өчен баш авыртуына әйләндермәү», – диде Алексей Волин.

Ул 2019 елның беренче ярты елында Россиядә цифрлы версиясе булган тиңдәш федераль телеканалларны өзү планлаштырылуын искәртте. «Беренче этап ике атна чамасы вакыт узгач башланачак, 15 апрельдә - икенче этап, 3 июньдә – өченче этап», – дип ачыклык кертте министр урынбасары.

Алексей Волин төбәкләрдә цифрлы приставкаларга бәяне контрольдә тотарга кирәклеген әйтте. «Сәүдә челтәрләрендәге вәзгыять, приставкалар запасы һәм бәяләр турында мәгълүмат чараларының күзәтү алып баруы кирәк», – длиде министр урынбасары.

«Россия сәүдә челтәрләре вәкилләре кибетләрдә 1 мең сумнан түбән бәягә цифрлы приставкалар булуын гарантияли торган меморандум имзалаячак. Килешүгә «Россия почтасы» да кушыла. Аның каталогында 990 сумга приставкалар булачак», - диде Алексей Волин.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев