Татарстанда бәби көтүче студент кызларга түләү регламентын әзерлиләр
Татарстанда йөклелек буенча исәпкә баскан һәм көндезге бүлектә укучы хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү тәртибен урнаштыручы проект әзерләнгән
Документ хәзер коррупциягә каршы экспертиза үтә. Бу турыда «Вести-Татарстан» яза.
Проектта әйтелгәнчә, әлеге түләүне алу өчен гаризаны Россия гражданы булган, көндезге укыту формасында белем алучы хатын-кызлар бирә ала. Балигъ булмаган йөкле кызлар исә түләүгә мөрәҗәгать итүне законлы вәкилләренең ризалыгы белән башкара.
Гаризаны шәхсән яки дистанцион тапшырырга, яисә почтадан җибәрергә тәкъдим ителә. Боерыкны расласалар, документларны карау һәм түләүне бирү срогы 10 эш көненннән артмый, диелә хәбәрдә.
Тулырак: ИНТЕРТАТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев