Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелде

Татарстан Республикасы, «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Президенты йөкләмәләре һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары комплексын эшләтеп җибәрде.

Бу хакта республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче яңалык - көндезге формада укучы йөкле хатыннарга бер тапкыр 100 мең сум түләү. Аны Татарстанда яшәүче һәм 12 атнадан соң йөклелек буенча исәпкә баскан Россия гражданнары ала алачак. Гаризаны Республика матди ярдәм үзәгенең яшәү урыны буенча бүлегенә тапшырырга кирәк.

Икенче чара – күп балалы гаиләләрдәге балаларны урта һөнәри белем бирү оешмаларында көндезге формада укыту хакының 30 процентын компенсацияләү. Гаризаларны 2025 елның 1 ноябреннән бирергә мөмкин булачак, ә компенсация 2025 елның 1 сентябреннән башланган укуларга кагыла. Түләү өчен ата-аналарның берсе яки студент үзе (әгәр аңа 18 яшьтән 23 яшькә кадәр булса) мөрәҗәгать итә ала.

Өченче юнәлеш - социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында ачылачак яңа туган сабыйлар өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатка алу пунктларын булдыру буенча сынау проектын эшләтеп җибәрү. 1,5 яшькә кадәрге сабыйларны тәрбияләүче һәм кайбер социаль критерийларга туры килүче ата-аналар (25 яшькә кадәрге һөнәри яисә югары белем бирүнең көндезге формасындагы мәгариф оешмалары студентлары; 30 яшькә кадәрге күп балалы гаиләләр; бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле рәвештә ай саен пособие алучы ялгыз ата-аналар) вакытлыча һәм түләүсез коляска, карават, ходунки, чана-коляска кебек предметлар, шулай ук аларны эксплуатацияләү буенча консультацияләр ала алачак. Аннары ата-аналар әйберләрне яхшы хәлдә кире кайтарырга тиеш булачак.

Яңа чаралар балалы гаиләләрнең социаль якланганлыгын сизелерлек арттырыр һәм яшь гаиләләргә ата-аналарның беренче авырлыкларын җиңелрәк хәл итәргә мөмкинлек бирер дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sankt-peterburgta-un-yaslek-bala-ati-anisenen-ule-gaudalaren-tapkan-5913260

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев