Татарстанда бензин бәясен арттырырга тәкъдим иттеләр
ТР Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе республикада ягулыкка бәяләрне арттыру тәкъдиме белән чыкты.
Татарстанда бензин бәясен 2-4 сумга арттырырга тәкъдим иттеләр. ТР Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе республикада ягулыкка бәяләрне арттыру тәкъдиме белән чыкты. Бу турыда Нефть продуктларына бәяләр мониторингы буенча эшче төркем рәисе Роберт Гыйләҗев исеменә хәбәр килү турында Татарстан Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе бүлек җитәкчесе Людмила Александрова әйтте.
"Бүгенге көнгә мондый бәяләр кую кирәк: "Премиум“ АИ-95 — 42,50 сум/литр; "Регуляр“ АИ-92 — 41 сум/литр; "Нормаль“ АИ-80 — 38,50 сум/литр; дизель ягулыгы — 42,50 сум/литр", диелгән әлеге хәбәрдә.
Бәяләрне арттыру буенча киңәшләрне нефть продуктларына мониторинг буенча эшче төркем утырышында караячаклар.
Фото: http://zt116.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев