Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда быел штрафларын вакытында түләмәүче 4 мең кеше теркәлгән

Узган ел бу сан азрак булган Быел 2 ай эчендә ЭЭМның ТР буенча Дәүләт автониспекциясе тарафыннан штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата 4 меңнән артык (узган елның шул ук вакытында 3,9 мең булган) административ материал теркәлгән. Әлеге эшләрне караганнан соң, суд карары нигезендә, штраф түләмәүчеләрнең 949 сы кулга алынган, 1811 сенә штраф...

Узган ел бу сан азрак булган

Быел 2 ай эчендә ЭЭМның ТР буенча Дәүләт автониспекциясе тарафыннан штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата 4 меңнән артык (узган елның шул ук вакытында 3,9 мең булган) административ материал теркәлгән.

Әлеге эшләрне караганнан соң, суд карары нигезендә, штраф түләмәүчеләрнең 949 сы кулга алынган, 1811 сенә штраф салынган, 117се исә җаваплылыкка яки мәҗбүри хезмәткә тартылган.

2014 елда штраф түләмәүчеләрдән 78 транспорт чарасы йолып алынган. Быел әлегә ТРда 14 кеше машиналарыннан колак каккан.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Ставниченко хәбәр итте.

Юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләмәгән очракта, закон нигезендә, кагыйдә бозучы штрафын ике тапкырга артык суммада түләргә мөмкин. Шулай ук 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яки 500 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү дә законда каралган. Транспорт чарасын йолып алу, чит илгә чыгармау да закон тарафыннан тыелмый.

Матбугат конференциясендә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Нагуманов, СССРдагы тәртипләрне кире кайтару күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде, дип саный. Мисал өчен, юл кагыйдәсен бозган саен юл йөрү таныклыгында тамага ясарга, тамгалар саны өчкә җиткәч, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны яңадан бирдертергә кирәк, ди ул. "Бездә йөзәрләгән тапкыр юл кагыйдәсен бозучы йөзәрләгән машина йөртүчеләр бар. Шул ук машина йөртүчеләрнең ваемсызлыгы аркасында гына да юлларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә", - диде депутат.

"Татар-информ", Лилия Локманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев