Беренче «еАптека» Казанда 27 ноябрьдә барлыкка киләчәк.
Татарстанда дару препаратларын китерү өчен ун электрон хабадан челтәр булдырылачак. "еАптека"ның биш пунктын республика башкаласында урнаштырачаклар, ә калганнарын - районнарда. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Ике ел дәвамында челтәрне киңәйтергә, 10 даруханә ачарга уйлыйлар: аларның бишесе Казанда, калганнары Яр Чаллыда, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Түбән Камада», - диде Галимова.
Беренче пункт 27 ноябрьдә Саид Галиев урамы, 6нчы йорт адресы буенча ачылачак. Бу даруханәнең ассортименты 18 мең дару һәм сәламәтлек товарларыннан торачак, дип планлаштырыла. Пункт көненә 1 меңнән артык заказ китерә алачак. Кичә ТР Президенты дару белән дистанцион сәүдә үзәгендә булды.
Фото: архив/Татар-информ
Чыганак: tatar-inform.ru


Нет комментариев