Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда елның беренче яртысында 96 мең тонна кош ите һәм 595 млн данә йомырка җитештерелгән

Татарстанда елның беренче яртысында 96 мең тонна кош ите һәм 595 млн данә йомырка җитештерелгән. ТР сәнәгый кошчылык буенча РФның иң зур төбәге санала, кош-кортның баш саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Беренче ярты еллыкта республика кошчылык хуҗалыклары...

Татарстанда елның беренче яртысында 96 мең тонна кош ите һәм 595 млн данә йомырка җитештерелгән. ТР сәнәгый кошчылык буенча РФның иң зур төбәге санала, кош-кортның баш саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Беренче ярты еллыкта республика кошчылык хуҗалыклары 96 мең тонна ит җитештергән, бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырган вакытта 9 процентка күбрәк дигән сүз. Шул ук вакыт эчендә йомырка җитештерү 595 млн данәгә җиткән, артым - 18 процент.

Кошчылык тармагына инвестицияләр кертү күләме дә күбәя бара. 2010-2015 елларда тармакка 2,3 млрд сум акча салынган, бу кош итен җитештерүне арттырырга, ресурсларны саклаучы яңа технологияләр кертергә мөмкинлек биргән.

2020 елга кош ите җитештерү 300 мең тоннага җитәргә мөмкин. 1,1 млрд данә йомырка җитештерелер дип көтелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев