Татарстанда һөнәрчеләрнең хокукый статусын билгели торган закон проекты эшләнәчәк
Бу хакта парламент президиумы утырышында билгеле булды.
Татарстан Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һөнәрчеләрнең хокукый статусын билгеләүче закон проектын, шулай ук алар җитештерә торган, идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиеш булмаган продуктлар исемлеген эшләргә тәкъдим итте. Бу хакта кичә парламент президиумы утырышында билгеле булды. (Татар-информ)
Традицион һөнәрләрне җәелдерүче эшмәкәрләр эшчәнлегенә салым билгеләүне хокукый җайга салу зарур, дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
"Махсус салым режимы гамәлдә, әмма һөнәрчеләрнең хокукый статусын беркем дә билгеләмәгән. Мин бу мәсьәләне хәл итәргә һәм тиешле карар кабул итәргә кирәк дип уйлыйм. Бу бүлектә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр күп, шул исәптән башкарма хакимият – республика Финанс министрлыгы инициативасы буенча. Әмма, һичшиксез, үзмәшгульләр кебек үк, якын килүне дә хупларга кирәк", - диде ул.
Закон чыгару инициативасы булачак, республика Хөкүмәте бу сорау өстендә эшли, дип җавап бирде утырышта катнашучы ТР МИнистрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гафаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев