Татарстанда яңа туучыларга кушылган иң популяр исемнәр билгеле булды
«Исемең матур-кемнәр куйган?»
2025 елда Татарстанда яңа туган балалар арасында иң еш кушыла торган исемнәр – Әминә һәм Әмир булган. «ЗАГС реестры» порталы мәгълүматларына караганда, бу исемнәр алдагы елда да беренчеләр рәтендә булган.
Иң популяр хатын-кыз исемнәре бишлегенә шулай ук Айлин, София, Эмилия һәм Ясминә кергән. Малайлар арасында Тимур, Марк, Мирон һәм Матвей популярлык казанган.
2026 ел башындагы беренчел мәгълүматлар буенча, алдынгы позицияләрне зур булмаган аерма белән Алия һәм Эмиль алып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев