Татарстанда яшь педагогларга өстәмә түләүләрне дүрт тапкырга арттырдылар
Татарстанда яшь педагогларга айлык өстәмә түләү күләме дүрт тапкырга диярлек- 2510 сумнан 10 мең сумга кадәр арттырылды.
Республика Министрлар Кабинеты карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Элеккечә үк, стимуллаштыручы түләү «укыту йөкләнеше күләменә, укытуга сарыф ителгән вакытка пропорциональ рәвештә» билгеләнә. Өстәмә түләүләрне һөнәри белем бирү учреждениеләренең яшь педагоглары да алачак. Документта билгеләп үтелгәнчә, өстәмә түләүләр агымдагы уку елы башыннан исәпләнә. Яшь укытучыларга әлеге өстәмә түләүләр күләме 2018 елдан бирле үзгәрешсез иде,- дип хәбәр итә ТАТАРИНФОРМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев