Татарстанда яшь тәрбиячеләрне 120 мең сум күләмендә бүләкләргә җыеналар
Татарстанда дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларының яшь педагоглары өчен «Безнең яңа тәрбиячебез»не 120 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү планлаштырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән республика Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Ел саен бүләкләүне 300дән артык педагогик хезмәткәр алыр дип көтелә. Премия алуга 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган һәм биш елдан артмаган эш стажы булган тәрбиячеләр дәгъва итә алачак.
Бүләкләүгә лаек булу өчен белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру методларын һәм технологияләрен куллану буенча индивидуаль проект белән сайлап алуда җиңү таләп ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев