Татарстанда яшәүчеләрне томан һәм юеш кар турында кисәттеләр
25 мартта төнлә һәм иртән Татарстанның көнчыгыш районнарында томан, шулай ук юлларда көчле бозлавык көтелә.
Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсе кушымтасында хәбәр иттеләр.
Шулай ук, Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, республикада чәршәмбе көнне юеш кар һәм яңгыр көтелә. Явым-төшем күбесенчә республиканың көнчыгыш районнарына кагылачак.
Исегезгә төшерәбез, 24 мартта Татарстанда температура +11 градуска кадәр күтәрелде. Моннан тыш, 23 мартта Казанда 2014 елның температура рекорды куелды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанга җылыну 11 мартта ук килде. Белгечләр сүзләренчә, температураның кискен алышынуы гражданнар басымына берничек тә йогынты ясамаячак. Әмма «алдаучан» кояш һәм төнлә температураның түбәнәюе аркасында кайбер башка куркынычлар да бар, өстәвенә җәяүлеләр өчен дә, машина йөртүчеләр өчен дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев